Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

1985 елда без ниләр хакында яздык

"Мәс­кәү­дә­ге Бө­тен­дөнья яшь­ләр һәм сту­дент­лар фес­ти­ва­ле­нә де­ле­гат итеп без­нең ра­йон ком­со­мол оеш­ма­сын­нан май­сыз­лан­ды­рыл­ган ко­ры сөт за­во­ды ком­со­мол оеш­ма­сы сек­ре­та­ре урын­ба­са­ры, ком­со­мол рай­ко­мы әгъ­за­сы, за­вод­ның кип­те­рү це­хы мас­те­ры Ва­ле­рий Ро­ма­нов сай­лан­ды", дип языл­ган 25 июнь га­зе­та­сын­да. Ра­йон­да бе­рен­че ха­лык те­ат­ры оеш­ты­рыл­ган (җи­тәк­че­се Г.В. Ма­ка­ро­ва), ул Яңа Чиш­мә авы­лы сәх­нә­сен­дә "От­важ­ное серд­це"...

әс­кәү­дә­ге Бө­тен­дөнья яшь­ләр һәм сту­дент­лар фес­ти­ва­ле­нә де­ле­гат итеп без­нең ра­йон ком­со­мол оеш­ма­сын­нан май­сыз­лан­ды­рыл­ган ко­ры сөт за­во­ды ком­со­мол оеш­ма­сы сек­ре­та­ре урын­ба­са­ры, ком­со­мол рай­ко­мы әгъ­за­сы, за­вод­ның кип­те­рү це­хы мас­те­ры Ва­ле­рий Ро­ма­нов сай­лан­ды", дип языл­ган 25 июнь га­зе­та­сын­да.

Ра­йон­да бе­рен­че ха­лык те­ат­ры оеш­ты­рыл­ган (җи­тәк­че­се Г.В. Ма­ка­ро­ва), ул Яңа Чиш­мә авы­лы сәх­нә­сен­дә "От­важ­ное серд­це" спек­так­ле премь­е­ра­сын күр­сәт­кән.

14 июнь­дә "Со­ветс­кая Та­та­ри­я" га­зе­та­сы исе­мен­дә­ге кол­хоз­да Ле­ни­но авы­лын­да тан­та­на­лы шарт­лар­да пе­кар­ня ачыл­ган. Тан­та­на­лы өлеш­тән соң һәр­кем йом­шак ик­мәк­тән авыз ит­кән.

ХХ партсъ­езд исе­мен­дә­ге кол­хоз ком­со­мол­ла­ры ко­е­лар­ны, чиш­мә­ләр­не, су чы­га­нак­ла­рын чис­тар­ту, ре­монт­лау һәм тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча удар хез­мәт ай­лы­гы оеш­ты­рыр­га ка­рар кыл­ган­нар һәм алар­ны хуп­лау өчен яңа­чиш­мә­ле­ләр­гә мө­рә­җә­гать бе­лән чы­гыш яса­ган­нар.

12 ав­густ­та "На мерт­вой точ­ке" (яки «Тат. Волчь­я­да яшь­ләр­гә ни өчен клуб юк») дип атал­ган яз­ма ба­сы­лып чык­кан.

"Тер­лек­че­лек­тә­ге бар­лык төр про­дук­ци­я­не са­ту бу­ен­ча бишь­ел­лык план үтәл­де, - дип ра­порт би­рә­ләр. ХХ партсъ­езд исе­мен­дә­ге кол­хоз хез­мәт­чән­нә­ре" дип языл­ган 7 сен­тябрь га­зе­та­сын­да.

"Ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­тын­да ра­йо­ны­быз­ның пар­тия -ху­җа­лык ак­ти­вы ки­ңәш­мә­се бул­ды. Ан­да КПСС ҮК та­ләп­лә­ре­нә бәй­ле эч­ке­че­лек һәм ал­ко­го­лизм­ны җи­ңеп чы­гу бу­ен­ча эш­ләр­нең ба­ры­шы ту­рын­дагы мәсь­ә­лә ка­рап тик­ше­рел­де".

24 ок­тябрь­ са­нын­да "КПСС өл­кә ко­ми­те­ты бю­ро­сы, ТАССР Ми­нистр­лар Со­ве­ты, Та­тобл­совп­роф һәм ВЛКСМ ко­ми­те­ты бю­ро­сы 1985 ел­ның сен­тяб­рен­дә сөт җи­теш­те­рү һәм хә­зер­ләү­не арт­ты­ру өчен ра­йон­нар ара­сын­да­гы со­ци­а­лис­тик ярыш нә­ти­җә­лә­рен ка­ра­ган­нан соң, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны ху­җа­лык­ла­ры­ның сен­тябрь­дә сөт җи­теш­те­рү­не һәм хә­зер­ләү­не арт­ты­ру­да ях­шы эш­ләү­лә­рен бил­ге­ләп үт­те­ләр", ди­ел­гән.

1985 ел­да ур­та мәк­тәп­не тә­мам­лау­чы­лар - ком­со­мол­лар­ның 45,5 про­цен­ты ту­ган авыл­ла­рын­да эш­ләр­гә кал­ган, ә авыл ху­җа­лы­гын­да бар­лы­гы 800 егет һәм кыз эш­лә­гән.

"Күп­тән тү­гел Яңа Чиш­мә­дә ба­ла­лар му­зы­ка мәк­тә­бе эш­ли баш­ла­ды. Мон­да фор­те­пи­а­но һәм ба­ян клас­сы бу­ен­ча дә­рес­ләр үт­кә­релә. Аның ди­рек­то­ры - Ве­не­ра Әх­мәт­җа­но­ва, ул Әл­мәт му­зы­ка учи­ли­ще­сын тә­мам­лап без­нең ра­йон­га эш­кә кил­гән". ("ЯЧХ" - 23 но­ябрь).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев