1985 елда без нәрсә турында яздык
1985 елның июнендә район башкарма комитеты рәисе В.П. Макаров белән "В ногу со временем" дигән баш астында үткән актуаль интервьюдан: "Район оешып 2 ел эчендә 26,3 км юлга асфальт түшәлде, Яңа Чишмәдә дүрт күпер төзелде, 15 мең кв.метр торак төзелде, шуның 12 мең кв.метры - Яңа Чишмәдә. Район хуҗалыкларында 67...
1985 елның июнендә район башкарма комитеты рәисе В.П. Макаров белән "В ногу со временем" дигән баш астында үткән актуаль интервьюдан: "Район оешып 2 ел эчендә 26,3 км юлга асфальт түшәлде, Яңа Чишмәдә дүрт күпер төзелде, 15 мең кв.метр торак төзелде, шуның 12 мең кв.метры - Яңа Чишмәдә. Район хуҗалыкларында 67 йорт төзелде, "Советская Татария" газетасы исемендәге, Куйбышев исемендәге, Калинин исемендәге, "Маяк", "Татарстан" колхозларында, "Красный Октябрь" совхозында авыллар актив төзелә.
Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларыннан сәүдә үзәге төзелде, ике кафе ачылды, күптән түгел район үзәгендә ике кибет эшли башлады - Яңа поселокта һәм "Сельхозтехника" берләшмәсендә, КБО булдырылды. Биналарны реконструкцияләү буенча зур эш башкарылды. Чуаш Чабаксарында, Акъярда кибетләр эшли башлады, Яңа Чишмәдә җиһазлар кибете һәм "Сельхозпродукты" кибете үз ишекләрен ачты, Лебедка, Акъяр, Чертуш авылларында балалар бакчалары ачылды.
Хәзергесе вакытта "Татарстан", Куйбышев исемендәге, ХХ партсъезд исемендәге колхозларны газлаштыру эше алып барыла. Быел "Маяк" колхозын газлаштыруга керешәчәкбез.
Берүк вакытта суүткәргечләр төзелеше дә алып барыла. Инде "Черемуховский" совхозында - 6 км, "Шешминский" совхозында - 2 км, ХХ партсъезд исемендәге колхозда 9 км суүткәргеч салынган. Быел "Шешминский" совхозында 320 урынга исәпләнгән мәктәп ачыла. "Закамский" һәм "Буревестник" совхозларында, "Татарстан" колхозында Мәдәният йортлары төзелеше башланды".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев