1985 елда безнең газета ниләр турында язган
1985 елның 19 гыйнвары: "Хезмәт коллективларында һәр җирдә дә сайлау алды җыелышлары үткәрү дәвам итә, анда ТАССР һәм РСФСРның Югары Советына, халык депутатларының җирле Советларына лаек дип танылган вәкилләрнең исемнәре әйтелә". "Өч меңенчеләр слеты" язмасы: «Безнең районда өч мең килограммнан артык сөт сауган савымчылар слеты булып узды. ХХ партсъезд исемендәге,...
1985 елның 19 гыйнвары: "Хезмәт коллективларында һәр җирдә дә сайлау алды җыелышлары үткәрү дәвам итә, анда ТАССР һәм РСФСРның Югары Советына, халык депутатларының җирле Советларына лаек дип танылган вәкилләрнең исемнәре әйтелә".
"Өч меңенчеләр слеты" язмасы: «Безнең районда өч мең килограммнан артык сөт сауган савымчылар слеты булып узды. ХХ партсъезд исемендәге, "Советская Татария" газетасы исемендәге, "Маяк", Калинин исемендәге колхоз һәм "Черемуховский", "Красный Октябрь" совхозларыннан 39 савымчы район үзәгендәге "Ивушка" кафесына үз слетларына җыелган. Архангел Бистәсендәге үзәк усадьбасы белән Горький исемендәге яңа колхоз оешты. Җитәкчесе итеп Е.А. Белоглазов сайланды.
Районда хуҗалыкларның Бөек Ватан сугышында җиңү яулауга 40 ел тулуга багышланган иҗат отчетлары үткәрелә башлады. ПМК-128 "Татарстан" колхозында клуб, дуңгызлар абзары, торак йортлар төзү эшен дәвам иттерә. 1985 елның II кварталында "Красный Октябрь" совхозында 228 башка исәпләнгән бозаулар абзарын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Шунда ук ике бүлмәле 4 фатир һәм 22 фатирлы йорт төзелеше төгәлләнәчәк. Район үзәгендә ПМК йортлар, Дәүләт банкы, милиция биналарын төзү эшен алып бара.
ВЛКСМ ҮК призына "Алтын алка" хоккей буенча гыйнвар ярышлары Шахмайда уза.
Март аенда Ленино мәктәбе һәм ССПТУ укучылары арасында Җиңүнең 40 еллыгына багышланган гер спорты буенча ярышлар уза.
Бөек Ватан сугышында җиңү яулауга 40 ел тулу хөрмәтенә 1984 ел, 1985 елның I кварталы планы заданиеләрен һәм социалистик йөкләмәләрне уңышлы үтәгән өчен Куйбышев исемендәге колхозның дуңгызчылык фермасы һәм ХХ партсъезд исемендәге колхозның товарлыклы-сөтчелек фермасы КПСС өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, Татоблсовпроф һәм ВЛКСМ өлкә комитетының истәлекле дипломнары белән бүләкләнгәннәр».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев