2014 елдан үзенә шөгыль тапкан халыкның иминият взнослары ставкасы кими
Әлеге категория түләүчеләре хәзер иминият взносларын отчет елында кергән керемнәргә бәйле рәвештә бүлеп (дифференциацияләү) түлиячәкләр, ә иминият взнослары күләме алар өчен икедән түгел, ә хезмәткә түләүнең бер минималь күләменнән (МРОТ) чыгып исәпләнәчәк.
ШЭ, адвокатлар һәм нотариуслар өчен (исәп-хисап чорында керемнәре 300 мең сумнан артмаучыларның) иминият взносы күләме взнослар түләнәсе финанс елы башына федераль закон тарафыннан билгеләнгән бер минималь хезмәт хакының тапкырчыгышы буларак билгеләнгән күләмдә һәм Федераль законның (№212 - ФЗ) 12 маддәсе 1 пункты 2 өлешендә каралган РПФга 12 мәртәбә арттырылган иминият взнослары тарифы белән исәпләнәчәк. Әлеге взносларны керемнәргә бәйсез рәвештә 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап исәп-хисап чорының 31 декабренә чаклы башкарырга кирәк.
Исәп-хисап чорына керемнәр күләме 300 мең сумнан артучылар өчен иминият взносы күләме бер МРОТ-дан чыгып исәпләнеләчәк һәм шуңа өстәп шушы керем суммасыннан артканының 1%ы күләмендә кушылып язылачак. Бу очракта иминият взнослары күләме иминият взнослары түләнә торган һәм Пенсия фондына иминият взнослары 12 мәртәбә арттырылган тариф буенча түләнәчәк 8 минималь хезмәт хакы күләмендә билгеләнгән күләмнән артмаска тиеш.
Түләүче шәхесләр аларны отчет чорыннан соң килүче елның 1 апреленә чаклы түләргә тиешләр.
Районда билгеләнгән күләмдә иминият взносларын түләүче 298 шәхси эшмәкәр теркәлгән.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев