25 ел бергә
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Чаллы Башы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Агро-Основа» ҖЧҖнең Чаллы Башы бүлекчәсе фермасына агитбригада белән чыкты.
Терлекчеләргә күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Мәхәббәт турында җырлар башкарылды, гаиләләр адресына җылы сүзләр яңгырады. 25 ел бергә гомер иткән Радик һәм Лидия Нуртдиновлар (рәсемдә) бу бәйрәм көненең хөрмәтле кешеләре булды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-һәр гаилә өчен чын бәйрәм! Чөнки бу тормышта иң мөһиме һәм кыйммәтлесе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев