5 айга йомгак ясалды
Үткән пәнҗешәмбедә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында булып үткән киңәшмәдә төзекләндерү буенча икеайлыкка нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Евгений СТАРОВ Киңәшмә...
Үткән пәнҗешәмбедә авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, район Советы һәм башкарма комитет бүлекләре начальниклары катнашында булып үткән киңәшмәдә төзекләндерү буенча икеайлыкка нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елның 5 ае йомгаклары буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Евгений СТАРОВ
Киңәшмә башланыр алдыннан район башлыгы финанс-бюджет Палатасы рәисе Людмила Завалишинаны һәм Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюкны туган көннәре белән котлады. Аннан соң халык санын алуда актив катнашканнары өчен бер төркем яңачишмәлеләргә медальләр тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова район торак пунктлары буенча фотосурәтләр күрсәтеп, төзекләндерү буенча икеайлык нәтиҗәләренә җентекле анализ белән чыгыш ясады. Ул ике ай эчендә торак пунктларны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Шәхси секторларны карап чыгу барышында 333 күрсәтмә бирелгән, шуның 255 се - үтәлгән. 97 протокол төзелгән, шуның 69сы карап тикшерелгән һәм 45 мең сумлык штраф салынган. Административ комиссиянең активлыгы арткан, әмма штрафлар үзмаксат түгел, ә бары тик тәртипкә китерү чарасы гына. Юл кырыйларын тәртиптә тоту буенча Акъяр, Ленино, Әдәмсә һәм Зирекле АҖ уңай яктан билгеләп үтелделәр. "Балачак утравы" проекты нигезендә 23 балалар мәйданчыгын төзү буенча залда утыручылар зур өлеш керткәннәр. Күпчелек авыл җирлекләре авыл урамнарына чәчәк клумбалары һәм түтәлләр ясау буенча Петропавел АҖ тәҗрибәсен кулланып эш иткәннәр. Кызганычка каршы, күпчелек мәктәп директорлары чәчәк рассадалары үстерү белән шөгыльләнмиләр, күпчелек авылларда аллеяларда агачлар утыртуга формаль карашталар (күз буяу өчен генә). Яз көне зиратлар тиешле тәртипкә китерелгән, мәгълүматлар стенды булдырылган һәм җирләүне теркәү эше тәртипкә китерелгән. Тик, Акъяр, Акбүре, Зирекле, Ленино, Тубылгы Тау, Яңа Чишмә, Әдәмсә һәм Шахмай авыл җирлекләрендә мондый стендлар әлегәчә юк. Быел шәхси эшмәкәрләр үз территорияләрен төзекләндерү белән үткән елга караганда яхшырак шөгыльләнгәннәр. Әлеге планда Арбузова, Трондин (Ленино), Добрынина, Козлова (Яңа Чишмә), Тихонов, Удирякова (Чуаш Чабаксары), Зябловалар (Екатерина Бистәсе) уңай яктан билгеләп үтелде. АҖ дә яңа элмә такталар әзерләү буенча эш төгәлләнмәгән килеш калган. Бу уңайдан Акъяр АҖнең эше үрнәк итеп күрсәтелде. Авыл җирлекләре буенча экскурс (күз ташлау) үткәреп, Наилә Мирасовна барлык бюджет оешмаларының төзекләндерү буенча зур эшләр башкаруларын билгеләп үтте, әмма шул ук вакытта җитешсезлекләргә дә тукталды. Мисал өчен, Акъяр АҖ-дә: яңа балалар мәйданчыгы әллә кем түгел, "Заман" кибете тирәсе дә ямьсез, чишмә территориясен чүп үләннәре баскан, зираттагы корылма бик начар хәлдә, чүплектә дә тәртипсезлек. Акбүре АҖ-дә: балалар бакчасында икенчел чималдан ясалган әйберләр бик матур түгел, коймалар авышкан, буа һәм суэтем башнясы тирәләрен чүп үләне баскан, бер мәчет янында чәчәк түтәлләре юк. Архангел АҖдә: урта мәктәп тирәсендә чүп үләннәре гөрләп үсеп утыра, суэтем башнясы тотып алынмаган. Буревестник АҖдә: Чирмешән районы ягыннан куелган элмә такта тирәсе төзекләндерелмәгән, кибетләр тирәсе дә яхшырак төзекләндерүне таләп итә. Екатерина авыл җирлегендә почта тирәсен чүп үләне басып киткән, су бирү башнялары буялмаган. Зирекледә кибет, мәчет тирәләрен тәртипкә китерәсе бар әле, су бирү башнясы тирәсе тотып алынмаган, зиратка күбрәк игътибар итәргә, корылмасын алыштырырга кирәк. Красный Октябрь авыл җирлегендә чүп үләннәрен чабарга, ауган агачларны җыештырырга кирәк, Н.П. Лебедкада да төзекләндерү буенча эшлисе эшләр байтак. Ленино авыл җирлегендә: Горшково авылы төзекләндерелмәгән күренә, биредә ташландык йортларны чүп үләннәре баскан. Петропавел Бистәсендә төзекләндерүгә кагылышлы кисәтүләр ясалмады, алардан күбесенә үрнәк аласы бар. Тубылгы Тау һәм Чабаксар АҖ территориясендә төзекләндерү эшләрен шактый башкарасы. Әдәмсә һәм Черемухово АҖ-дә чүплекләрдә тәртип урнаштырасы бар. Черемуховода үзәк урамнан төшсәң, адашырга да мөмкин. Шахмай АҖ-дә икеайлык барышында эш җитәрлек башкарылмаса да, соңгы араларда хәлләр уңай якка үзгәргән. Чүплекләрне тоту буенча кисәтү ясалды, су бирү башнялары буялмаган. Наилә Закирова киңәшмәдә катнашучыларны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә чакырды. Үткән киңәшмәләрдәге карарларның үтәлешенә Советның оештыру бүлеге мөдире Любовь Козлова анализ ясады. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 5 айда керемнәр һәм чыгымнар буенча район һәм авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турында мәгълүмат бирде. 5 айда муниципаль районның берләштерелгән бюджетына үз керемнәр җыелу планы еллыкка карата 43 процентка үтәлгән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда акча 36 процентка күбрәк җыелган (кергән). Районның берләштерелгән бюджет чыгымнары 42 процентка үтәлгән. Авыл җирлекләре бюджеты үз керемнәр хисабына тәгаенләнгән еллык планга карата 39 процент үтәлгән. 15 авыл җирлегенең бишесе генә: Архангел, Екатерина, Зирекле, Красный Октябрь, Черемухово АҖ планны үтәгән. Салымнар буенча недоимка 15 процентка кимегән. Авыл җирлекләре бюджетының чыгымнар өлеше 38 процентка үтәлгән.
Бюджет оешмаларында энергия чыгымнарына анализны Финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече Ольга Пьянзина ясады. Тубылгытау АҖ-нән бухгалтер Альбина Хәлиуллина һәм Чабаксар АҖ-нән Ольга Каришева хезмәт ресурслары балансы буенча отчет тоттылар. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Наталья Гордеева шушы Палатаның эше турында мәгълүмат җиткерде. 300дән артык буш бакчаның 229-сы файдалануга бирелгән. Яңа Чишмә һәм Чабаксар АҖ-дә бу эш сүлпән бара. Торакны хосусыйлаштыру буенча эшне активлаштыру зарурлыгына басым ясалды, киләсе елның 1 мартында бушлай хосусыйлаштыру срогы төгәлләнә. Әлегә хосусыйлаштырылмаган 244 фатир бар. Җир участокларына инвентаризация ясау әле рәсмиләштерелмәгән участоклар булуын күрсәткән.
Киңәшмәдә шулай ук электрон документ әйләнеше, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредит бирү, халык өчен терлек азыгы хәзерләү, халыктан сөт җыю һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев