Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 50 ел бергә яшәү – уен эш түгел

    Быелгы кыш Красный Октябрьдән Зоя Александровна һәм Анатолий Васильевич Пянзиннар өчен икеләтә сөенечле. Бүген, 24 гыйнварда аларның бергә гомер итүләренә 50 ел - алтын туйлары булса, бер айдан гаилә башлыгына 75 яшь тула.

    Анатолий Васильевич шушы авыл кешесе, ә Зоя Александровна поселокка мәктәпне тәмамлап күрше Черемухово Бистәсеннән әнисе, апасы, ир туганы белән күченеп килгән. Ул чакта әле Анатолий Васильевич армия хезмәтен тутырып кайтып, ЗИС машинасында эшли торган булган, "хезмәт институтын" исә ул 13 яшьтә комбайнчы ярдәмчесе буларак һәм дуңгызчылык фермасында башлый. 10 класс белеме булган Зоя Александровнаны, грамоталы кеше буларак, авыл советына хәрби учет өстәле белгече итеп эшкә алалар. Беренче тапкыр егет кызны Зоя энесе янына гаражга килгәч күрә. Шуннан якыннанрак танышып, авылда үткәнбер кичәдән соң дуслашып китәләр. Шулай да Толикка бу кызны каядыр күргәнем бар иде, дигән уй тынгылык бирми. Ниһаять, ул исенә төшерә. Сигез ел элек ул Черемухово Бистәсе белән күрше булган Горбуново (Зоя шунда туган) авылына сугылып чыккан була. Алдагысы әкияттәгечә: яшь егет атыннан (дөресрәге төзелеш материаллары төягән арбасыннан) төшеп, урамда сеңелесе белән уйнап йөргән 10 яшьлек кыздан эчәргә су сорый. - Әлегедәй хәтеремдә, тыйнак кына, мөлаем кыз эчәргә су чыгарды, дөньям яктырып киткәндәй булды. Ул үзе хәтерләми дә, ә мин балачакта төшкән фоторәсемен күрүгә төшендем, сеңелесен дә, өйләрен дә, коеларын да таныдым. Исемә төшкәч аңладым - Ходай тәгалә аны башта ук минем юлыма чыгарып куйган булган.
    Туй көнендә буран чыкса да, мичәүләп җигелгән атларда күңелле итеп авыл урамнарын әйләнүгә комачаулый алмаган. Кунаклар өч көн гөрләтеп туй иткән. Дүртенче көнне Зояның энесе белән Толикны совхоз Нурлатка командировкага җибәргән. Бер атнага киткән кешеләр 3 айга калалар, юлларны кар басып китә. Чистартучы булмый, яшь ир ничек кенә омтылса да, өенә кайта алмый. Бу алар өчен озакка сузылган беренче сынау була. Аннан инде алар байтак була, Анатолий Васильевич йөк төяп бөтен Союзны әйләнә, Ерак Төньякта гына булмый. Килен кеше иренең йортына 12 нче кеше булып аяк баса, бу йортта дус-тату яшиләр, эшләрне бергә башкаралар, киленне хөрмәт итәләр. Нигездә йортта кайнанасы эшли, 18 яшьлек Зоя аңа бар эштә дә булыша. Тау чаклы юылган керләрне елгада чайкау киленгә беркетелә, Толик исә рәхәтләнеп хатынына аларны китереп бирергә, алып кайтырга булыша. Бер елдан кайнатасы үлеп китә, ятим калган гаиләдә олы уллары буларак Анатолий туендыручы булып кала. Яшь гаилә җилкәсенә өч энеләрен, сеңелләрен, туганнарының баласын карау, тәрбияләү йөге төшә. Яшьләр бу сынауны да үтәләр. Әлбәттә, шофер кешегә күп түләмиләр, аена 100-120 сум хезмәт хакы ала ул, шулай да үз хуҗалыклары (сыер, сарыклар, казлар, тавыклар, бакча) һәм өлкәннәрнең дә, балаларның да тырышлыгы белән көн күрәләр - дөнья көтәләр. Ике елдан соң уллары Василий, тагын ике елдан кызлары Елена туа. Яшьләр аерым йортта яши башлыйлар, энеләре-сеңелләре дә үсеп җитеп, туган ояларын калдырып китәләр.
    Абыйлары, Зоя һәм әниләре ярдәме белән бар да югары белем алалар, тормышта үз урыннарын табалар. Хәзер илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, "икенче" әти-әниләренең хәлләрен белергә вакыт табалар. Зоя алар тук, ялангач булмасын дип кайгыртып кына калмый, аларны тәрбияләү һәм белем бирү дә аның җилкәсенә төшә, чөнки ире гел юлда була.
    Игелекле ата-ана үз балаларын да тәрбияле, кайгыртучан, игътибарлы, игелекле итеп тәрбиялиләр. Өченче кызлары Татьяна яңа өйдә дөньяга килә. Хәзер инде бар да гаиләле, бар да матур яши, фатирлары, эшләре бар. Кызлары Түбән Камада, Аксубайда, уллары авылда - күршедә генә яши. Биш оныклары бар, майда беренче оныкчыклары туарга тиеш. Иң кече онык - Алеша 4 сыйныфта укый.
    Анатолий Васильевич бик күңелле кеше, шаяртырга ярата, Зоя Александровна исә бик сабыр, тыныч, йомшак холыклы була. Алар бик гади, әйбәт кешеләр. - Мин аның өйгә исерек кайтканын күргәнем булмады. Күңел ачканда да эчмәде, аның каравы бик матур бии иде. Кунакка барганда тирләгәч алмаштырырга күлмәк тә ала идем, - дип искә ала хатыны.
    - Гаиләдә кем баш соң? - дигән соравыма:
    - Ул, әлбәттә, тик акчаны мин тотам, - дип елмая.
    - Ирегез гаилә башлыгы, сез барысына да баш инде, алайса!
    - Бу дөрес, ул гаиләнең бухгалтериясен алып бара, квитанцияләр, салымнар, белешмәләр белән эш итү - аның эше, - дип сөйли Анатолий Васильевич. - 38 ел буена авыл Советында секретарь булып тикмәгә генә эшләмәде. Ул эшләгән дәвердә 8 начальник алышынды, ул исә пенсиягә чыкканчы - 2001 елга чаклы шунда эшләде.
    Анатолий Васильевичның хезмәт стажы исә 48 ел, ул ялга чыккач та эшли әле.
    - Безгә тагын нәрсә теләргә? Су өйдә, утын кирәкми (газ миче эшләп тора), аксөякләр кебек, җәйләрен казлар асрасак кына, - дип елмая Анатолий Васильевич. Иң мөһиме - балалар янәшәдә, алар да әйбәт яшиләр, безгә булышалар. Зур дөньяга тәрәзә - кышкы шөгылебез - телевизор бар. Яраткан ризыгыбыз - пилмән. Көндезме, төнләме - пилмән ашарга дисәләр - мин беркайчан баш тартмыйм. Хатыным аны бик тәмле пешерә, кияүләр дә мактап туя алмыйлар.
    - Гомер-гомергә гаилә ишле булды, зур кастрюль тутырып аш пешерә идем. Әлегәчә ике кешелек кенә пешерергә күнегә алмыйм, - ди Зоя апа.
    Ир белән хатын, барлык сынауларны үтеп, гаиләнең ныклыгын саклап кала алган. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү - җиңел эш түгел, бу күп еллар бергә хезмәт итү дә.
    Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын да дәлилли. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: