Акъяр авылында яшәүче Галимов Габдрахман абый һәм Минҗинан апаның бергә гомер итүләренә 55 ел тулды.
Габдрахман абый 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Ижевск шәһәренә китеп урнаша, заводка эшкә керә, армиягә дә шуннан китә. 3 ел хезмәт итеп кайтып, бер ел эшләгәч, аны әтисе, үзләренә генә яшәү авыр дип, авылда яшәргә чакырып кайтара. Улларын ничек булса да тиз генә өйләндерәсе иде диеп, үзенең дусты, адашы Хәйдәр бабай Гирфановларга килгәч тә шул хакта сүз башлый. Аларга Зирекле авылында кияүдәге кызлары Раҗия килгән була. Ул: "Безнең күршедә бик акыллы, чибәр кыз бар, фермада сыер сава, шуның белән таныштырырбыз", - ди. Яшьләр беренче күрешүдә үк бер-берсен ошаталар. Зур итеп туй ясаганчы, егет кызны урлап кайтырга була. Акъярдан егетләр ЗИЛ машинасы белән барып, кичке савымнан кайтуын көтеп, толыпка төреп, машина кузовында алып кайталар кызны. Өйдә сый-хөрмәт тулы табын һәм мулла бабай көтеп тора аларны. Бу 1958 елның 26 ноябре була. 1959 елның гыйнварында Зирекле авылында язылышалар алар.
Минҗинан апа 1939 елның февралендә Зирекле авылында туган, 7 сыйныфны бетереп фермада эшли. Ике ел Ярославльда торф чыгаруда була. Аннан авылына кайтып сыер саву эшенә керешә.
Бер-береңне саклап, кадерләп яшәгәндә, гомер сизелми дә узып китә. Алар бик матур яшәделәр. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Җәүдәт 30 елдан артык Әлмәт шәһәрендә горгазда эшли. Ул да хәзер 4 оныкка бабай, кызлары Гөлсирә Чаллы шәһәрендә - паспорт өстәлендә, кече уллары Шәүкәт Чаллы шәһәрендә КамАЗда ерак юлларга йөри, аңа быел гыйнвар аенда 50 яшь тулды. Оныклары барысы да югары белемле.
Февраль аенда Габдрахман абыйга - 79, ә Минҗинан апага 75 яшь тула. Аларга исәнлек-саулык, матур тигез картлык, озын гомер телибез.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев