Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

55 тән соң тормыш башлана гына әле

9 октябрьдә Яңа Чишмәдәге "Пенсионерлар берлеге" әгъзалары яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге инициативасын хуплап, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында йөзү һәм шашка ярышларында актив катнаштылар.

Яшәү дәрте белән янган, ыспай гәүдәле ханымнарны пенсионер апалар дип атарга тел әйләнми. Күзләре очкынланып, көч-куәтләре ташып торган пенсионерларда әле файдаланылмаган көч уянуы шәйләнә. Пенсиядә булсалар да, алар дүрт стена арасында утырмыйлар, телевизордан сериал карап гомер үткәрмиләр. Мәнфәгатьләре төрле, аларга актив аралашу хас.
- Безнең пенсионерлар берлегендә 50 ләп кеше исәпләнә. Оешманың нигезен 25 кеше тәшкил итә. Яңачишмәлеләр безне "Селяночка" үзешчән сәнгать ансамбле буларак беләләр. Безнең шөгыльләр байтак: концертлар, репетицияләр, китап сөючеләр клубында аралашу. Без бер-беребез белән кыз туганнары кебек дус, якын. Спорт ярышларында катнашудан беркайчан баш тартмыйбыз, дип сөйли Анастасия Козлова.
Бу юлы да 25 метрлы дистанциядә чалкан ятып һәм ирекле стильдә йөзүдә 55 яшьтән узган 9 пенсионер катнашты. Бар да әйбәт йөзә, тизлекләре дә шәп - артта калучылар булмады. Күпләр балачактан йөзә икән, физик формаларын бассейнда даими тренировкалар үткәреп саклыйлар. Йөзүчеләр финишка берьюлы килделәр, Мөслимә Шиһапова гына барын да артта калдырып беренчелекне тотты. - Бассейнга без гел йөрибез, атнага 2 мәртәбә фитнес белән шөгыльләнәбез: бер дәрес- тренажерлар залында, икенчесе бассейнда үтә. Бүген үзебезгә дәрт, рәхәтлек алдык, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты йөзүдә катнашкан Любовь Роднина.
- Тәнебезне дә, рухыбызны да чыныктырырга тырышабыз. Быел бездә фитнес буенча яңа инструктор - Гөлнара Нургатина, без шөгыльләнүебездән бик канәгать. Мин пенсионерларны ялгыз калып үз эчләренә бикләнмәскә, яңа мавыгулар, кызыксыну табарга, яңача яшәргә өйрәнергә чакырам. Шул чагында тормышлары ямьләнеп, тулыланып китәр. Үзебезнең "Пенсионерлар берлеге"нә килегез - без шат булачакбыз. Тормыш 55 тән соң башлана гына әле! - дип сөйли Анастасия Козлова.
Бу вакытта "Жемчужина" бессейнының конференц-залында шашка турниры үтте. Соңрак анда катнашучыларга йөзүчеләр дә кушылды. Судья буларак "Пенсионерлар берлегендә" бердәнбер ир-ат - Александр Скоков катнашты. Чәй табыны янында бергәләп шау-гөр килеп чәйләр эчү ярышлар көнен төгәлләде.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев