Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

90 яшең белән, Рушания апа!

11 октябрьдә Зирекледә гомер итүче Идрисова Рушания Гыйльметдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылый. Ул Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Мордо- Озеро (халык телендә Мукшы күле) авылында туа. Язмыш аны илнең төрле почмакларына ташлый, 1955 елдан ул инде Зирекледә яши, - дип яза редакциягә Мидхәт ага Газыймов.


- Гаиләләре ишле була – 5 кыз һәм бер малай. Әтиләре Гайнетдинов Гыйльметдин күрше Моисеевка авылында тегермәнче булып эшли. Сугыш башланганның икенче көнендә үк үзенең ярдәмчесе белән фронтка алына. Тегермәнне үзенең хатыны Солтания Фәхретдин кызына тапшыра.  Ул тегермәнче булып берничә ел эшли, ләкин бөртек булмау сәбәпле, тегермәнне ябарга туры килә. Аны Моисеевкадагы “1Май” күмәк хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Ике ел хуҗалыкны тартып бара. Сугыштан яралылар кайта башлагач, көч-хәл белән шуларның берсенә хуҗалыкны тапшырып, гади колхозчы булып эшли башлый. Ире Гыйльметдин абзый 1942 елны һәлак була. Гомер буе Рушания апа алты баласын балалар йортларына таратмаган һәм хәер сорашырга чыгармаган, сыерын, сарыкларын сатып кечкенә генә өй җиткереп кергәне өчен әнисенә чиксез рәхмәтле.
Кечкенә Рушания тартып-сузып 5 сыйныф бетерә һәм шуның белән аның белем алуы тәмамлана. 12 яшендә колхоз эшенә чыга.Җәен сыер белән көлтә ташый, аларны бәйләргә өйрәнә, төрле эшләр башкара, язын җир тырмалый. Шуннан аны тракторга сукачы итеп утырталар. Ул вакытта һәрбер сукада тимер урындыкта кеше утырып йөргән һәм сөрү тирәнлеген кулдан көйләп барган. 1944-45 елларда Рушания апага тракторның үзен ышанып тапшыралар.Ул Наҗия Нуруллина, Фәүзия Хафизовалар белән бергә эшли. Аларны тракторчылар бригадиры Нәсыйбулла Зәйнуллин һәм механик Зиннәт Хөснуллин трактор белән эшләргә өйрәтә. Кызганычка каршы, аягы сынып, ел буе урын өстендә ята. Аннан тагын 1949 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.
Вербовка белән Приморье краеның Ворошилов шәһәренә китә, тоткыннар белән траншеялар казый. Хезмәт килешүен вакытыннан алда өзгән өчен подъёмныйны түләп, ягъни көч-хәл белән 200 сумлык исәп-хисап ясап (ул вакытта бу- бик зур акча), әтисенең бертуган агасы ярдәме белән Рушания апа Ленинградның балык заводына килеп эләгә. Анда хәтта мастер булып та эшли, 6 ай укый да.
Бу вакытларда Кронштадта Зирекле егете – кече офицер Идрисов (Вәлиев) Мансур Идрис улы хезмәт итә. 1955 елда ул СССР күләмендәге армия кыскартылуларына эләгә һәм яшь гаилә Татарстанга, Мансур абыйның туган авылына кайтып урнаша. Зирекледә дә тыныч тормыш үз чиратында дәвам итә. Гаиләдә бер - бер артлы 4 малай туа: Ришат (1956-2010), Ринат (1958-2018), Рөстәм (1959), Наил (1963).
Мансур абый хисапчы – икътисадчы һөнәрен үзләштереп, Зирекледә МТС конторасында эшли башлый. Аннан – “Дружба”, “Кичү”  колхозында. . Рушания апа “Дружба” колхозында кошчылыкта, дуңгызчылыкта, бозаулар үстерүдә, амбарда үлчәүдә эшли. 1966 елда авылда сатучы булып китә һәм намус белән, тырышып, шул эшендә 20 ел буе, ягъни 1986 елга кадәр хезмәт куя. 1970 елда «В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Авыл сатучыларыннан бары өчәү генә - Шакирова Сания апа, Хәбибуллин Сәмигулла абый һәм Рушания апа гына бу медальгә лаек була. Ул шулай ук  “1941-1945  еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медаленә дә ия.
Рушания Гыйльметдин кызы тормышның ачысын-төчесен күп күрә: 1988-89 елларда Зирекле мәчетенең манарасын төзүче ирен дә, дөньядан иртә киткән ике улын да җирли. Тик ул сынмый-сыгылмый, бүгенге тормышына шатланып туя алмый яши.Бүгенге көндә улы Наил (2012 һәм 2013 елларда хаҗ кыла) тәрбиясендә яши.
Юбилеең белән, Рушания апа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев