Гаилә
90 яшьлеген билгеләп үтте
19 гыйнварда иң өлкән чик сакчысы гаскәрләре ветераны, тыл хезмәтчәне Виктор Михайлович Шмелевны 90 яшьлеге белән котларга Яңа Чишмәдәге элеккеге чик сакчыларының барысы да килгән иде.
Дус ирләр компаниясе ветеранның өендә кунакчыл өстәл артына җыелган. Мондый очрак хөрмәтенә юбиляр орден-медальләр тагылган пиджагын һәм чик сакчысының яшел хәрби фуражкасын кигән. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов (ул да элеккеге чик сакчысы) һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьевалар бүләкләр алып килгәннәр. Алар Виктор Михайловичка РФ Президенты Владимир Путинның хатын тапшырдылар - котлауны укыдылар.
Бу көнне юбиляр үзенең кунакларыннан байтак җылы теләкләр: сәламәтлек , озын гомер, оптимистик рухта булуын, әле тагын озак еллар сафта калуын теләделәр.
Элеккеге сугышчан көрәштәшләр ветеранга "чик сакчыларының" хәрби бердәмлегенең беркайчан да какшамавын исбатлап, чын бәйрәм оештырдылар. Виктор Михайлович игътибар күрсәтүләренә, бүләкләргә, изге теләкләренә, дуслары һәм туганнары белән аралашуына бик тә шат иде.
Ольга Иванова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев