90 яшьтә дә яшь күңелле булып калган
Бу гыйнвар көннәрендә Садретдинова Зәкия Миңнулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Ул 1930 елның 9 гыйнварында Чаллы Башы авылында туа. Гаиләдә беренче бала була, аннары сеңелләре Зәйтүнә һәм Зәйнәп туа.
- Әти безне бик яратты, безне минем принцессаларым дип атады. Без яхшы киенсеннәр, тәмле ашасыннар өчен, кулдан килгәннең барысын да эшлим, дия иде. Шул максат белән хезмәт хакы эзләп Костромага китә, анда аның туганнары яши, заводка эшкә урнаша. Әти үзенең беренче хезмәт хакына безгә җәйге киемнәр сатып ала, посылка ясап аны почтага алып барырга була. Трамвай юлы аша чыкканда ул трамвай астына эләгә. Әти вафат була. 1941 ел иде бу, - дип сөйли Зәкия Миңнулла кызы.
Әнисе кызлары белән Костромага иренең каберенә барган. Анда аларны туганнары каршы алган. Өлкәннәр дә, балалар да ни эшләргә белми елый. Якын кешеңне югалту - зур хәсрәт. Алар әле ул вакыт шушы кайгыдан соң бөтен ил өчен зур бәла-каза килүен белмиләр. Сугыш башлану турындагы хәбәрне Костромада ишетәләр һәм ашыгыч рәвештә шәһәрдән авылга – Чаллы Башына кайтып китәләр.
Ир-ат кулыннан башка гаиләгә авырга туры килә, әмма авылдашларының күпчелеге шулай яши: ир-атларны фронтка алалар. Басуда да, урманда да, салкынны да, ачлыкны да күрмәскә тырышып, хатын-кызлар эшли. - Җырлар җырлап шаярып эшләдек, тик еш кына фронттан кайгылы хәбәрләр ишеткәч, моңсу була иде, - дип сөйли Зәкия Миңнулла кызы. - Ул чакта барысын да оныту өчен кешеләр икеләтә көч белән эшли иде.
Бу хезмәт хөкүмәт тарафыннан бәяләнгән: сугыштан соң тыл хезмәтчәннәре медальләр алды, чөнки алар илебезне торгызу өчен фидакарь хезмәт куйды.
Зәкия апа Ширәмәт урманчылыгында эшли. Бервакыт аның өстенә агач төшә, шуннан соң кызны хастаханәгә озаталар. Бригадага кайткач, аны дуслары чолгап ала һәм: «Хәзер синдә, Зәкия, бер генә дә тырналган урын юк, ә менә синең өстеңә төшкән агачны бер ни эшләтеп булмый, аннан фәкать йомычка гына калган», - дип шаярталар. Зәкия әби хәзер дә бу вакыйганы сөйләп, шаяртып көлдерә әле.
Яшь чак, матур чак. Зәкия апа кияүгә чыга, 1956 елда кызы Зөлфия туа. Шулай килеп чыга инде, аңа кызын берүзе тәрбияләргә туры килә. Озак еллар авылда кирпеч җитештерүдә эшли. Чаллы Башында (һәм анда гына да түгел) бүгенге көнгә кадәр кулдан эшләнгән кирпечтән төзелгән йортлар тора. Терлекчелектә дә эшләгән, кыз да үстергән, башкаларны ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итәргә өйрәткән. Чөнки Зәкия апаның үзенә дә авылдашлары һәм туганнары ярдәменнән башка яшәү бик авыр булган булыр иде.
- Мин үзем медик һөнәрен сайладым, - ди Зөлфия, - чөнки әни кешеләргә кирәкле булуымны һәм ярдәм итүемне теләде. Ә минемчә, иң шәфкатьле һөнәр – бу медицина хезмәткәре.
Зөлфия бу һөнәрдә 40 ел эшләгән, Шахмай ФАПы мөдире булган. «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән. Авылда аны хөрмәт итәләр.
Язмыштыр инде, күп еллар элек икәү яшәгән күк, менә ике ел инде бер-берсенә бик якын булган әлеге ике хатын-кыз кабат бергә яшиләр. Тик хәзер Шахмай авылында гомер итәләр: әнисе өеннән аермалы буларак, кызының йорты төзекләндерелгән, уңайлы. Зәкия апаның үз бүлмәсе бар, тик ул анда йоклый гына. Ә телевизорны залда карый, башка кул эшләре белән дә шунда шөгыльләнә. Зәкия апа кызы Зөлфия белән барысы турында да сөйләшәләр, үткәннәрне искә алалар, алар белән булган төрле вакыйгалар турында фикер алышалар, төшке ашны әзерләгәндә дә киңәшәләр, кунакларны күңелле итеп каршы алалар. Олы яшьтә булуына карамастан, Зәкия апа дәртле карашлы һәм төпле фикерле. Кызы да: «Димәк, әниемнең күңеле яшь», - ди.
- Элек миңа җәяүләп Чаллы Башына әнием янына бик еш йөрергә туры килде, ирем вафат булгач (ике ел үткән), әниемне минем яныма күчеп килергә күндердем, - дип сөйли Зөлфия. - Ул үз йортын кызганса да, аерыласы килмәсә дә, авыр вакытта миңа ярдәм итү өчен ризалашты. Хәзер бергә яшибез, бер-беребезгә иптәш.
Лариса ФЕДОРОВА. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев