Акбүре авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Мортаза Зәки улы Закиров яши
536
0
0
Икенче тормыш иптәше Зәйтүнә әби белән алар 38 ел иңгә-иң куеп гомер иткәннәр.
-Аның белән тагын шул чаклы гомер яшәр идем әле. Язмышыма бик рәхмәтлемен - тормыш иптәшем бик әйбәт кеше булды, - дип мактады ветеранны Зәйтүнә әби.
Алар зур, җылы һәм иркен өйдә икәү генә гомер итәләр. Балаларының үз тормышы, алар якын шәһәрләрдә, икесе Яңа Чишмәдә яши. Зәйтүнә әбинең авылда яшәүче өлкән кызы Миннегөл карт белән карчык өчен төп терәк. Калган сигез бала (хәзер җидәү) - Мортаза Зәки улының беренче никахтан туган балалары, аларны балачактан Зәйтүнә әби тәрбияләп үстергән.
- Аллага шөкер, балаларыбыз бик әйбәтләр, һәр көнне иртән һәм кичен шалтыратып, хәлебезне белешеп торалар. Кайтып торалар, ни сорасаң да, алып кайталар. Миннегөл дә бездән ерак яшәми, карт кешеләр белән ни булмас, ул безнең беренче ярдәмчебез,- ди Зәйтүнә әби.
Чыннан да, без анда чакта да ике тапкыр телефон шалтырады: кызлары Сания һәм киленнәре хәлләрен белделәр.
Мортаза бабай өч ел элек катлаулары операция кичергән һәм шуңа да аңа йөрүе авыррак. Әле кан басымы да гел уйнап тора. Хәзер ул буш вакытында гел укый, республика һәм район газеталарын да яздырып ала, телевизор карый, бигрәк тә сугыш һәм сугыштан соңгы елларга кагылышлы язмаларны ярата, тормыш иптәшенә кычкырып та укый. -Ул начар ишетә, тик күзләре яхшы күрә (күзлек белән булса да), ә мин, киресенчә, яхшы ишетсәм дә, начаррак күрәм. Икебезгә аның ике күзе, минем ике колагым дип яшибез инде, - дип шаяртып ала Зәйтүнә әби.
Мортаза бабай белән Зәйтүнә әби икесе дә 5 вакыт намазларын калдырмый, Ходайдан һәр көнгә исәнлек һәм тыныч картлык сорап яшиләр.
Зәйтүнә әбидән дә җитезрәк һәм шат күңеллерәк кеше Акбүредә генә түгел, районда да юктыр, мөгаен, ут чаткысы ул. Димәк әби генә иреннән уңмаган, бу яктан Мортаза бабайның да бәхете булган. 84 яшендә булса да, ул әле бик тере, мунчасын да үзе яга, ашарга да пешерә, савыт-сабасын да юа... Кыскасы, барысына да өлгерә, характеры шундый. Ипине да гел үзе пешергән, соңгы бер елда гына кибеттән ала башлаганнар. Дөрес, кибеткә күршеләре - аларга беркетелгән социаль хезмәткәр йөри, чөнки кибет алардан ерактарак урнашкан. Бик тә җиңел аралашучан карчык. Ул аның табигый сәләте генә түгел, ә һөнәри осталыгы да икән. Күп еллар буе ул Акбүредә хат ташучы булып эшләгән, ягъни һәрчак кешеләр белән аралашкан. Хезмәттә чыныкканлыгы яшүсмер чагыннан ук килә - тыл хезмәтчәне Зәйтүнә әби колхозда эшләгән, үгезләр белән җир тырмалаган. Элек Мортаза Зәки улы зур гаилә өчен терәк булган, ул авыл Советы секретаре, ферма мөдире, бригадир, балта остасы булып эшләгән, хәзер исә ветеран хатыны, балалары, социаль хезмәткәр, ФАП фельдшеры һәм, әлбәттә инде, җирле власть карамагында яши.
Балалары өйне үрнәк тәртиптә тотарга ярдәм итәләр, алар чиратлашып һәр атна саен туган нигезгә кайталар. Зәйтүнә әби шәһәрдән алып кайтыр өчен нинди торба, шланга яки үткәргечкә заказ бирергә кирәклеген дә яхшы белә, балалары исә барлык заказларны төгәл үтиләр. Нинди проблемаларыгыз бар соң? дигән сорауга Зәйтүнә әби болай дип җавап бирде:-Бөтен нәрсә дә бар, аллага шөкер, бернигә дә мохтаҗлыгыбыз юк. Тик менә урам яктырткычлары белән авылда хәлләр начаррак. Безнең йорт каршында да шул хәл: баганадагы лампочка бер тәүлек яна, икенче көнне юк. Безнең өчен хәзер яхшы чор җитте. Кайнар су, бәдрәф өйдә, мунча бар, канализация. Исәнлек кенә кирәк, калганы бар да бар.
Ольга ИВАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 март 2021 - 11:50Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша. Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.4100
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.4500
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.5800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6900
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.4000
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.4100
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:4300
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.4900
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.4900
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.6100
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.5700
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.6300
-
3 март 2021 - 09:52Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында ашлама запасы шактый тулыланган Соңгы атнада районның авыл хуҗалыгы оешмалары минераль ашламалар запасын шактый тулыландырган.5900
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
5 март 2021 - 10:428 Март алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узган (ФОТОРЕПОРТАЖ)Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, гаилә юбилярларын, ялгыз бала үстергән тол калган хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр.5700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6900
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.5800
-
5 март 2021 - 10:428 Март алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узган (ФОТОРЕПОРТАЖ) Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, гаилә юбилярларын, ялгыз бала үстергән тол калган хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр.5700
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.4900
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.4900
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.4500
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:4300
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.4100
-
5 март 2021 - 11:50Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша. Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.4100
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.4000
© 2011 - 2021. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+