Акбүре авылында яшәүче Миннебәян апага - 90 яшь
Миннебәян апа гаиләдә икенче бала булып туа, өч яшьтә алар алты яшьлек апасы белән әнисез кала.
Аларны тәрбияләү белән әтисе шөгыльләнә, аннары ул өйләнә. Кызларның кечкенә сеңелесе тугач, аларның балачаклары, әйтергә кирәк, тәмамлана: алар яңа туган сабый өчен няня була, аннары икенче, өченче, дүртенче бала... Барлыгы алты сеңел була, кызлар бик тату яши, кечкенәләре өлкәннәрне тыңлап үсә.
- Авыр чор иде, - дип искә ала Миннебәян әби, тик без, булдыра алганча, укыдык, эшләдек. 12 яшьтән котомкада колхоз кырларына чәчү өчен орлык ташырга туры килде. Ындыр табагында да, кырда да барлык эшләрне башкара белә идем, ялларсыз эшләдек. 1953 елда беренче балам Хәмзәне төшке аш вакытында таптым. Бер айдан соң яңадан эшкә чыктым. Икенче баламның туачак вакытын белә идем инде, эшкә бармадым, янә малай туды, аңа Рафик дип исем куштык, ә 1959 елда кызым Фәридә туды. Ирем Мингалим белән 52 ел бәхетле булып гомер иттек. Нинди матур заманнар булды: балаларның уңышларына шатландык, аларның сәламәтлеге өчен борчылдык, аннан соң аларның туйларын үткәрдек, оныклар тууын көттек. Тормыш төрле күңелле хис-кичерешләргә бай булды.
2003 елда Мингалим вафат булды, мин ялгыз калдым. Балалар аерым яши иде: өлкәне -Түбән Камада, уртанчысы-Бөгелмәдә, кечесе - Красный Октябрьдә.
- Әни үз өеннән беркая да китәргә теләми, ә менә барыбызга да кунакка бик теләп бара. Ул килү белән безнең йортларыбызда оныклар өчен бәйрәм башлана, ә хәзер оныкчыклар өчен дә: алар аны бик яраталар. Карт әбинең (аны кечкенә оныкчыгы Илназ шулай атый), алты оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Балалар үскәндә,тәрбияләүдә аның да өлеше зур. Хәзер дә аның догалары белән безне фәрештәләр саклый , - дип сөйли улы Рафик һәм аның тормыш иптәше Исламия.
Килендәшенең улы Хәлим һәм аның ике ир туганы да аңа әни дип кенә дәшәләр, күршесе Фәния Вәлиуллина белән дә аның мөнәсәбәтләре яхшы. Бүген барысы өчен дә Миннебәян апа мөһим кеше. Бу статус яше өчен түгел, ә игелекле булуы, һәркемне яратуы һәм хөрмәт итүе өчен.
Аның игелеклелеге үзенә дә әйләнеп кайта: янәшәдә Миннебәян Вәлиулла кызын хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юк. Менә социаль хезмәткәр Рузилә Юсупова да аңа хуҗалык буенча ярдәмче генә түгел, ә әңгәмәдәшчесе, хәтта дус кызы да.
Кызы Фәридә ерак яшәмәсә дә, күрше авылдан көн саен килеп йөри алмый, тик әнисе өчен ул тыныч: «Әни янында һәрчак тормышыбызны вакыйгалар белән баетучы ышанычлы кешеләр бар, алар аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Ни генә булмасын, бу йортка күп санлы туганнар һәм дуслар җыела», - ди ул.
Юбилей көнендә Миннебәян Мотыйгуллина янына бүләк белән шулай ук авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре дә килгән, алар сугыш чоры балачагы, ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт белән сугарылган тормыш сынауларын үтеп, җан җылысын саклап калган, лаеклы балалар үстергәне өчен аңа Татарстан Президенты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырганнар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев