Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Акбүредә Мәүлет бәйрәме

9 фев­раль­дә Ак­бү­ре АМЙ-да Мәү­лет ае­на ба­гыш­лан­ган бәй­рәм ча­ра­сы бу­лып үт­те (сө­ек­ле пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд­нең ту­ган һәм үл­гән кө­не уңа­ен­нан үт­кә­ре­лә). Мә­дә­ни­ят йор­ты­на ра­йон­ның бар­лык та­тар авыл­ла­рын­нан вә­кил­ләр, мә­чет имам­на­ры, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры ча­кы­рыл­ган иде. Азат МУ­СИН Соң­гы ел­лар­да дин һәм җәм­гы­ять якы­ная ба­ра, мон­дый үза­ра сөй­лә­шү - ки­ңә­шү­ләр­нең уңай йо­гын­ты­сын...

9 фев­раль­дә Ак­бү­ре АМЙ-да Мәү­лет ае­на ба­гыш­лан­ган бәй­рәм ча­ра­сы бу­лып үт­те (сө­ек­ле пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд­нең ту­ган һәм үл­гән кө­не уңа­ен­нан үт­кә­ре­лә). Мә­дә­ни­ят йор­ты­на ра­йон­ның бар­лык та­тар авыл­ла­рын­нан вә­кил­ләр, мә­чет имам­на­ры, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры ча­кы­рыл­ган иде.

Азат МУ­СИН

Соң­гы ел­лар­да дин һәм җәм­гы­ять якы­ная ба­ра, мон­дый үза­ра сөй­лә­шү - ки­ңә­шү­ләр­нең уңай йо­гын­ты­сын үзе­без дә кү­реп то­ра­быз, чөн­ки бер ге­нә дин дә на­чар­лык­ка өй­рәт­ми.

Без­нең ра­йон­да Кор­бан бәй­рә­ме уңа­ен­нан мәҗ­лес­ләр үт­кә­рү күр­кәм тра­ди­ци­я­гә әве­рел­де, Мәү­лет бәй­рә­ме дә зур бәй­рәм­нәр­дән са­на­ла.

Бәй­рәм ча­ра­сын алып ба­ру­чы­лар - АМЙ ди­рек­то­ры Го­мәр На­сый­ров һәм сән­гать җи­тәк­че­се Га­лия Мин­ши­на­лар та­ра­фын­нан слайд­лар күр­сә­те­леп, үзеш­чән сән­гать­тә кат­на­шу­чы­лар­ның чы­гыш­ла­ры, кил­гән ку­нак­лар сөй­лә­гән вә­газь­ләр бе­лән үре­леп бар­ган бик ма­тур сце­на­рий әзер­лән­гән иде. Ра­йон­ның имам-мөх­тә­си­бе Ил­гиз хәз­рәт Әш­ра­пов җы­е­лу­чы­лар­га сә­лам­ләү сүз­лә­ре бе­лән мө­рә­җә­гать итеп, Мәү­лет ае­ның әһә­ми­я­те ту­рын­да сөй­лә­де, без үз та­ри­хы­быз­ны, үз та­мыр­ла­ры­быз­ны бе­лер­гә ти­еш­без, ди­де. Ак­бү­ре мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы Вә­сил Вә­лиул­лин җы­е­лу­чы­лар­ның игъ­ти­ба­рын из­ге га­мәл­ләр кы­лу­га юнәл­де­реп, Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­нең би­ог­ра­фи­я­се һәм тор­мыш юлы ту­рын­да сөй­лә­де.

Ан­нан соң кил­гән ку­нак­лар - ТР мө­сел­ман­на­ры Ди­ния нә­за­рә­те рә­и­се урын­ба­са­ры Аб­дул­ла хәз­рәт Әд­һә­мов, Нур­лат ра­йо­ны имам-мөх­тә­си­бе Ай­рат хәз­рәт Әю­пов, без­нең як­та­шы­быз, "Ка­зан ну­ры" мә­че­те­нең (Ка­зан шә­һә­рен­дә­ге) имам ха­тый­бы Ал­маз хәз­рәт Мөх­ли­сов­лар кот­лау сүз­лә­ре һәм из­ге те­ләк­лә­рен юл­лап, вә­газь сөй­лә­де­ләр.

Үз чы­гы­шын­да Нур­га­яз ха­җи За­ла­ков үт­кән­нәр­не хә­зер­ге бе­лән ча­гыш­тыр­ды: - Мон­нан 40-50 ел элек ди­ни ча­ра­лар үт­кә­рү кат­гый ты­ел­ды, әти­лә­ре­без га­ет на­ма­зын зи­рат өс­лә­рен­дә яки яше­рен төс­тә буш йорт­лар­да укы­ган­нар.

Ә хә­зер Ак­бү­ре­дә ге­нә дә ике мә­чет бар, ан­да без­нең ба­ла­ла­ры­быз да йө­ри (ха­җия Са­ли­сә Мо­тый­гул­ли­на­га рәх­мәт, ул ба­ла­лар­га ис­лам ни­гез­лә­рен, до­га­лар, га­рәп те­лен өй­рә­тә), те­лә­ге бул­ган­нар хаҗ­га ба­ра ала­лар, өс­тә­ве­нә, ил, рес­пуб­ли­ка һәм ра­йон җи­тәк­че­лә­ре дә дин­не һәм го­реф-га­дәт­ләр­не хөр­мәт итә­ләр - бу ба­ры­быз өчен дә зур бә­хет тү­гел­ме­ни?!- ди­де.

Үзе­нең чы­гы­шын­да ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва мәр­тә­бә­ле ку­нак­лар­га без­нең ра­йон­га кил­гән, сөй­лә­гән мәгъ­нә­ле вә­газ­ьлә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де һәм ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов исе­мен­нән (бу көн­не ул рес­пуб­ли­ка ки­ңәш­мә­сен­дә иде) сә­лам сүз­лә­ре һәм из­ге те­ләк­лә­рен иреш­тер­де. Ул шу­лай ук ра­йон­да хрис­ти­ан һәм мө­сел­ман ди­нен то­ту­чы ке­ше­ләр­нең дус-та­ту яшәү­лә­рен, ди­ни бәй­рәм­нәр һәм йо­ла­лар үт­кә­ре­лү­ен әй­теп үт­те, әле­ге тра­ди­ци­я­ләр дә­вам ит­те­ре­лә­чәк дип, һәм­мә­се­нә дә нык­лы сә­ла­мәт­лек, ты­ныч­лык һәм имин­лек те­лә­де.

Ча­ра­ның бе­рен­че өле­ше "Нур­га­яз" мә­че­тен­дә бәй­рәм та­бы­ны ар­тын­да сый­лан­ган­нан соң на­маз уку бе­лән тө­гәл­лән­де.

Бәй­рәм­нең икен­че өле­шен­дә бар­лык ак­бү­ре­ле­ләр­не һәм авыл ку­нак­ла­рын Ка­зан­нан кил­гән ар­тист­лар 2 сә­гать­кә су­зыл­ган кон­церт бе­лән сө­ен­дер­де­ләр. Мон­дый мөм­кин­лек­не "Тат­ме­ли­о­ра­ци­я" бер­ләш­мә­се җи­тәк­че­се, як­та­шы­быз Ән­вәр За­ла­ков оеш­тыр­ган һәм мат­ди чы­гым­нар­ны үз өс­те­нә ал­ган. Та­ма­ша­чы­лар ал­дын­да ТР-ның ха­лык ар­тис­ты, кон­фе­рансье Рә­шит Са­би­ров, ТР-ның ха­лык ар­тис­ты, җыр­чы Фер­ди­нант Фәт­хи, ТР-ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се, ком­по­зи­тор, ба­ян­чы Фә­рит Ха­тый­пов, эст­ра­да­ның яшь ар­тист­ла­ры Ил­нар Гә­рә­ев тор­мыш ип­тә­ше Эль­ви­ра Га­ли­мо­ва бе­лән, Фло­рит Гыйз­зә­тул­лин һәм аның тор­мыш ип­тә­ше Ал­су Әми­ро­ва­ чы­гыш яса­ды­лар.

Бәй­рәм­не юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­ты­ру һәм үт­кә­рү өчен күп­ләр бу­лыш­лык күр­сәт­кән. Ра­йон җи­тәк­че­ле­ге 20 мең сум ак­ча бү­леп бир­гән, Ән­вәр һәм Нур­га­яз За­ла­ков­лар, Ил­гиз Әш­рә­пов, җир­ле АҖ баш­лы­гы Җәү­дәт Җә­лә­лет­ди­нов, Ак­бү­ре мә­чет­лә­ре имам-ха­тыйб­ла­ры Ха­рис Ра­ма­за­нов һәм Хам­зә Шә­ри­фул­лин, авыл­да яшәү­че Ән­вәр На­сый­ров, Нил Гай­фет­ди­нов һәм шу­шы авыл­да ту­ып үсеп, хә­зер­ге­се ва­кыт­та Тү­бән Ка­ма­да яшәү­че Да­мир Сә­ха­бет­ди­нов­лар да үз­лә­рен­нән сал­лы өлеш керт­кән­нәр.

Рә­сем­нәр­дә:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев