Акча туплавы җиңел түгел, ә аны аңлы рәвештә туздыру тагын да кыенрак
Районда финанс бүлеге 30 ел эшли. 2006 елдан финанс органнары структурасы үзгәргәннән соң финанс бүлеге финанс-бюджет Палатасы итеп үзгәртелде: аның функцияләре (эше) шул ук калды - район бюджетын төзү, раслау һәм контрольдә тоту. "Финанс эше беркайчан да җиңелләрдән булмады. Акчаны туплау ансат түгел, ә аны белеп туздыру тагы да катлаулырак....
Районда финанс бүлеге 30 ел эшли. 2006 елдан финанс органнары структурасы үзгәргәннән соң финанс бүлеге финанс-бюджет Палатасы итеп үзгәртелде: аның функцияләре (эше) шул ук калды - район бюджетын төзү, раслау һәм контрольдә тоту. "Финанс эше беркайчан да җиңелләрдән булмады. Акчаны туплау ансат түгел, ә аны белеп туздыру тагы да катлаулырак. Әлеге мөһим бурыч безнең һөнәр ияләреннән югары дәрәҗәдәге белем, тел тидермәслек һәм намуслы булуларын таләп итә. Финанс өлкәсе этаплап сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыга. Салым һәм бюджет законнары камилләштерелә, заманча информацион технологияләр кертелә. Бездән, финанс хезмәткәрләреннән, үзгәрешләргә һәрчак әзер булу һәм югары профессиональлелек, үз эшеңә карата җаваплылык тою таләп ителә", - дип сөйләде район финанс-бюджет Палатасы рәисе Людмила Завалишина. - Бюджет учреждениеләре эшчәнлеген яктырту максатында бу хактагы информация гомумрәсәй рәсми сайтында урнаштырыла. Бу нисбәттән эштә Федераль казначылык бүлеге хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтәләр. Район территориясендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларның үтәлеше өч финанс структурасының : 4 белгечтән торган федераль казначылык бүлеге (Евгений Гульков җитәкләгән), ТР МФ Казначылык Департаменты территориаль бүлеге (12 кеше, җитәкчесе Константин Семеняк) һәм 8 кеше эшләгән финанс-бюджет палатасының тыгыз хезмәттәшлек итүе белән тәэмин ителә. Акча ресурсларын оста планлаштыру һәм бүлү, аларның чыгымы - тотылышы белән нәтиҗәле идарә итү, керем чыганакларын арттыру һәм башка мөһим бурычлар финансистлар тарафыннан зур җаваплылык һәм ныклык белән хәл ителергә тиеш".
Лариса ФЕДОРОВА
Константин Семеняк һәм Людмила Завалишина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев