Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Алкоголь һәм тизлек – кешеләр үлеменә сәбәпче

Бы­ел­гы­сы ел­ның җи­де аен­да ра­йон юл­ла­рын­да 14 юл-транс­порт һә­ла­кә­те нә­ти­җә­сен­дә 2 ке­ше үл­де, 19-сы төр­ле тән җә­рә­хәт­лә­ре ал­ган. ЮТҺ ки­тереп чы­га­ру­чы сә­бәп­ләр - исе­рек ки­леш транс­порт ча­ра­сы бе­лән ида­рә итү, тиз­лек­не арт­ты­ру, кар­шы як по­ло­са­га чы­гу һ.б. Әле­ге оч­рак­лар 15 ав­густ­та бу­лып үт­кән юл хә­рә­кә­те кур­кы­ныч­сыз­лы­гы бу­ен­ча ра­йон ко­мис­си­я­се­нең чи­рат­та­гы...

- 1 сен­тябрь якын­ла­шу бе­лән, ба­ла­лар мәк­тәп­кә ба­ра баш­ла­гач һәм юл­лар­да­гы хә­рә­кәт бер­ни­чә мәр­тә­бә­гә арт­кан­да ЮТҺ оч­рак­ла­ры да ар­та, шу­ңа да мәк­тәп­кә ка­дәр һәм яңа­дан өй­гә кайт­кан­да кур­кы­ныч­сыз юл тәэ­мин итү бу­ен­ча җит­ди ча­ра­лар ка­бул итәр­гә кирәк, - бу хак­та ко­мис­сия рә­и­се, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов сөй­ләп үт­те.

Чир­ме­шән РЭЭБ-нең ЮХИ­ДИ на­чаль­ни­гы Са­мат Хәй­рул­лин, РМБ на­чаль­ни­гы Алек­сандр Еронть­ев, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры, шу­лай ук юл һәм транс­порт предп­ри­я­ти­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре эш­лән­гән һәм ал­да эш­лә­нә­се эш­ләр ту­рын­да сөй­лә­де­ләр.

Сен­тябрь баш­ла­ры­на юл­лар, транс­порт, юл бил­ге­лә­ре, юл күр­сәт­кеч­лә­ре, тук­та­лыш­лар то­ры­шы, ба­ла­лар юл­лар­да кур­кы­ныч­сыз йө­рү өчен ки­рәк бул­ган бар­лык нәр­сә­ләр дә ти­еш­ле та­ләп­ләр­гә ту­ры ки­лер­гә ти­еш. Көн тәр­ти­бен­дә­ге әле­ге мәсь­ә­лә иң мө­һи­ме, әм­ма бер­дән­бер тү­гел иде. Са­мат Хәй­рул­лин чы­гы­шы бу­ен­ча юл­лар­да­гы кур­кы­ныч­сыз­лык бу­ен­ча баш­ка ка­рар­лар да ка­бул ител­де. Ае­рым ал­ган­да, авыл­лар­да­гы по­ли­ция участ­ко­вый­ла­ры­ның сүл­пән яр­дәм­нә­ре бил­ге­ләп үтел­де (алар­ның да шу­лай ук транс­порт ча­ра­ла­рын тик­ше­рү һәм ЮХК-ен боз­ган өчен про­то­кол­лар тө­зү хо­кук­ла­ры бар), алар­ның эш­лә­рен ак­тив­лаш­ты­ру өчен күр­сәт­мә­ләр би­рел­де. Үз­лә­ре­нең транс­порт­ла­рын юл­ның үтеп-ки­теп йө­ри тор­ган уры­нын­да кал­ды­ру­чы предп­ри­я­ти­е­ләр­гә (ав­то­бус­лар хә­рә­кә­тен кы­ен­лаш­ты­ра) күр­сәт­мә­ләр би­рү ки­рәк­ле­ге әй­тел­де. Мо­то­цикл, ску­тер йөр­тү­че­ләр дә еш кы­на ЮТҺ сә­бәп­че­лә­ре бу­лып то­ра. Хәт­та ве­ло­си­пед­та хә­рә­кәт итү дә зур кур­кы­ныч ту­ды­ра: Та­тарс­тан бу­ен­ча ве­ло­си­пед­та йөр­гән 9 ба­ла мәк­тәп­кә ба­ра ал­ма­я­чак ин­де.

Ко­мис­сия уты­ры­шын­да ЮХК-ен боз­ган өчен шт­раф санк­ци­я­лә­рен арт­ты­ру ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. 1 сен­тябрь­дән ми­ни­маль шт­раф кү­лә­ме 500 сум­га ка­дәр кү­тә­ре­лә­чәк. "Юл хә­рә­кә­те кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ту­рын­да"­гы Фе­де­раль за­кон­да­гы үз­гә­реш­ләр бе­лән га­зе­та­быз­ның чи­рат­та­гы сан­на­рын­да та­ныш­ты­рыр­быз. Укы­гыз, бу бик фай­да­лы.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев