Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алтын көз...

    Ал­тын көз, са­ры көз, көз­ге ачы җил­ләр... Әйе, ел­ның бу фа­сы­лы ту­рын­да ни­чек ке­нә әй­тел­ми. Та­би­гать­тә үз­гә­реш­ләр төр­ле­чә, ә ха­лык­та исә кө­зен авы­ру­лар үзен та­гы да ныг­рак сиз­де­рә ди­ю­ләр дә сер тү­гел. Чын­нан да, бу чор­да үзең­не бә­хет­ле итеп тою мөм­кин­ле­ге юк ми­кән­ни? Без ха­лык фи­ке­рен бе­лү мак­са­тын­нан яңа­чиш­мә­ле­ләр­гә "Бы­ел­гы...

    Зөл­фия. Көз авыл ке­ше­се өчен ул, ба­рын­нан да биг­рәк, иген­че­лек­тә­ге эш­ләр­гә нә­ти­җә ясау. Бы­ел, ал­ла­га шө­кер, бөр­тек­ле­ләр­нең, бә­рәң­ге­нең уңы­шы мул бул­ды. Һәм ба­зар­лар­да­гы бә­я­ләр дә ха­лык өчен на­чар тү­гел: бә­рәң­ге­нең бер ки­ло­сы 6-8, кә­бес­тә­не­ке - 5-6, ки­шер - 6 сум. Үт­кән көз­дә әле­ге яшел­чә­ләр­нең бә­я­се 4 тап­кыр­га кыйм­мәт­рәк иде бит.

    Тать­я­на. Бы­ел көз ми­нем кы­зым бе­лән ки­я­вем, ни­һа­ять, үз фа­тир­ла­ры­на ия бул­ды­лар (алар­ның бер­гә яшәү­лә­ре­нә 9 ел). Хә­зер ин­де алар­га ва­кыт­лы­ча яшәп то­ру өчен фа­тир "с­ни­мать" итә­се, яи­сә та­гын ка­я­дыр кү­че­неп йө­ри­се тү­гел. Алар өчен мин бик шат­ла­нам.

    Еле­на. Көз - туй­лар чо­ры. Ок­тябрь ахы­рынд­а без­дә шат­лык­лы мә­шә­кать­ләр бул­ды - 4 но­ябрь­дә кы­зым кия­ү­гә чык­ты (Яңа Чиш­мә еге­те­нә). Алар­ның яшәү урын­на­ры (то­рак­ла­ры) бар. Улым ар­ми­я­дән кайт­ты, ул ях­шы часть­тә хез­мәт ит­те, 3 ок­тябрь­дә исә ул нефть­че­ләр­гә эш­кә дә ур­наш­ты ин­де. Хез­мәт ха­кы да на­чар тү­гел. Ал­ла­га шө­кер, ба­ла­ла­рым үз урын­на­рын тап­ты­лар, әле­гә ба­ры­сы да ях­шы. Ана өчен бу иң мө­һим тү­гел­ме соң?

    Тать­я­на. 14 ок­тябрь­дә Яңа Чиш­мә­дә иң из­ге бәй­рәм - Из­ге Бо­го­ро­ди­ца кө­не иде. Бәй­рәм­гә пра­вос­ла­вие хрис­ти­ан­на­ры Ак­су­бай ра­йо­нын­нан ку­нак­лар да ча­кыр­ган иде­ләр.

    Ва­лен­ти­на. Көз­не мин бик яра­там. Урам­да рә­хәт, һа­ва сал­кын­ча, ты­ныч, аяк ас­тын­да са­ры яф­рак­лар кыш­тыр­дый, алар­ның тө­се исә кү­ңел­ләр­не ни­чек­тер ты­ныч­лан­ды­ра сы­ман. Сен­тябрь­дә төр­ле­дән-төр­ле чә­чәк­ләр, ма­тур итеп ясал­ган чә­чәк тү­тәл­лә­ре күз­ләр­не сө­ен­де­рә.

    Со­раш­ты­ру­ны Оль­га Ива­но­ва үт­кәр­де.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: