Ана образы
Туганнан алып картайганчы кеше әнисенең якты образы белән яши. Бу әниләрне балалары ничегрәк искә төшерерләр икән? Кичке рейдлар үткәргәндә кайбер гаилә башлыклары соңлап килгән "кунакларга" ризасызлык белдерәләр, янәсе инде йокларга вакыт, ә сез һаман борчып йөрисез. Үткән җомга көнне комиссия әгъзалары Екатерина Бистәсенә караңгы төшкәнче барып чыктылар, тик беренче өйгә...
Туганнан алып картайганчы кеше әнисенең якты образы белән яши. Бу әниләрне балалары ничегрәк искә төшерерләр икән?
Кичке рейдлар үткәргәндә кайбер гаилә башлыклары соңлап килгән "кунакларга" ризасызлык белдерәләр, янәсе инде йокларга вакыт, ә сез һаман борчып йөрисез. Үткән җомга көнне комиссия әгъзалары Екатерина Бистәсенә караңгы төшкәнче барып чыктылар, тик беренче өйгә керә алмадылар -аларны берәү дә көтми иде. Берни эшләп булмый, әле кич булмаган, кайда булмаслар. Тик күршеләре Надежданың ире эштә вакытта эчәргә биргәннәргә булышып йөрүен әйттеләр, әниләре эчеп йөргән арада балигъ булмаган улларын әбиләре карый икән, бәхетләренә әбиләре ерак тормый. Әбинең өе ачык, тик анда да тынлык иде. Малайлар комиссиянең килгәнен күреп, яшеренгәннәр күрәмсең. Куркыр урын да бар: аларны өйләреннән приютка бер алып киткән булганнар, алар аны онытмыйлар, кызганыч, әниләре генә һаман айнымый. Икенче гаиләдә әти кеше эшли, әни кеше өйдә иде, тик шәп кенә "салган", балалары өйдә юк, хәер, олы уллары яшьтәшләренә карата агрессив булганы өчен ПДН да исәптә тора. Аның каравы Иринаның дус хатыны - Галина (анысы да уңышсыз гаиләдән) биредә иде. Ирина П.га карата ана бурычларын үтәмәгән өчен беркетмә төзегән арада дус хатыны табан ялтыратты.
Соңрак "игелек теләүче" Галинаның "Кайгырту" ХСХКҮ-дә исәптә торучы күршеләрен - С. гаиләсен искәрткәне билгеле булды. Аларның йозакка бикләнгән өйләре тирәсендә җиңел генә күлмәктән малайлары йөри, аны ашыгып чыгарып җибәргәннәр булса кирәк (урамда исә көз), куркып кына караучы кызлары Ирина да йорт тирәсендә. Комиссия әгъзаларына малай хәйләкәр генә: "Әни эштә, әти каядыр чыгып китте, ачкычны югалттым, әйбәт яшибез",- дип хәбәр итте. Очын-очка ялгый алмаган гаилә турында без шуларны гына белдек. Гаиләгә нинди ярдәм кирәк, анысын ачыклый алмадык. Ә менә чираттагы гаилә өйдә туры килде, дүрт бала анасы Анастасия бик теләп гаиләсенең тормышы турында сөйләде, иренең хезмәт хакы җитмәүдән, балаларга аяк киемнәре алырга акча булмаудан, бакчага йөрүчесенең аяк киеме булмаудан зарланды.
Редакция район халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә: "Балага бакчага җыенырга ярдәм итик". 4,3 һәм 2 яшьлекләренә аяк киемнәре кирәк, ике айлыгына әлегә кирәкми. Әйберләтә яки акчалата ярдәмне редакциягә яки "Кайгырту" ХСХКҮ-нә китерергә мөмкин.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев