Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Аның өчен ишле гаилә зур бәхет

Акъяр авылында гомер итүче 74 яшьлек Зәйнәп Гафур кызы Ихсанова үзен бәхетле ана дип саный, ул ире белән бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергән, гәрчә аның берсен генә үзе тудырган. Ул үзе Зирекледә ишле авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үскән. Әтисе 1942 елны фронттан 2 төркем инвалид булып кайткан. Алты баланың өчесе генә...

Акъяр авылында гомер итүче 74 яшьлек Зәйнәп Гафур кызы Ихсанова үзен бәхетле ана дип саный, ул ире белән бергәләп 4 бала тәрбияләп үстергән, гәрчә аның берсен генә үзе тудырган.

Ул үзе Зирекледә ишле авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үскән. Әтисе 1942 елны фронттан 2 төркем инвалид булып кайткан. Алты баланың өчесе генә исән калган, өчесе кечкенә вакытта ук авырып (1939, 1946, 1947 елларда) үлгән. Ул сеңелесе Зәйтүнә белән үскән. Әниләре тәүлек буе басуда, кышларын урман кисү эшендә булганга, балалар яшьли кул арасына кереп, мич ягып, ипи пешереп, ашарга хәзерләп, кер юуып, йон эрләп, мал-туар карап, энеләре Мингарифны багып үскәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, ул заманның ачысын-төчесен татып, эшләп, тормыш мәктәбен үткәннәр. 10 сыйныфны тәмамлауга - 1959 елны Зәйнәп апа туган авылында - "Дружба" колхозының кошчылык фермасына эшкә керә. Бер елдан соң, алдынгы кош караучы буларак, Казанда авыл хезмәтчәннәре слетында катнаша, ә ике елдан соң Зирекле авыл Советына депутат итеп сайлана, озак та үтми секретарь булып эшли башлый. 1963 елны партия сафларына керә.
Тик авыл Советында озак эшләргә туры килми, Акъяр егетенә кияүгә чыга. Анда фермага бозаулар карарга керә, 50 баш бозау карый. Тагын алдынгылыкка чыга, уңган терлекчене 1970 елны "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләклиләр.
Кызганычка каршы, гаиләнең бәхете озакка бармый, туйдан соң 10 ел узгач, ире Абелгаяз юл һәлакәтенә очрап һәлак була. Зәйнәпнең кулында кечкенә баласы - улы Ринат кала. Шулай да яшьтән чыныгып үскән, тормыш авырлыкларына күнеккән Зәйнәп апа сынмый - яшәвен, эшен дәвам итә, улын тәрбияли, тиздән язмыш аны икенче кеше белән очраштыра.
Ул шул ук авыл кешесе - хатыны үлеп өч бала белән калган Әхнәф Ихсановка тормышка чыга. Олысы Рәүфкә ул чакта 13 яшь, Резидәгә - 11, Ринатка (Зәйнәпнең үз улы) - 9 яшь, Рәмзиягә 4 яшь ярым була. Рәүф тумыштан гарип була (3 төркем). Зәйнәп апа да, ире дә балаларны аермыйлар, барын да үзләренеке дип саныйлар. - "Синеке-минеке" дигән сүз булмады, бар да безнеке иде. Балаларны аерсаң, яратуга урын калмый. Мин барын да яраттым, ә алар мине яраттылар. Үзем әнидән өйрәнгән һөнәрләремне кызларыма өйрәттем. Дус-тату гомер иттек. Балалар белән бернинди проблема килеп чыкмады, - ди ул.
Гаиләсе ишле булуга карамастан, Зәйнәп апа гел алдынгы була, берничә мәртәбә район һәм өлкә партия конференцияләренә делегат итеп сайлана. -Ничек өлгергәнмен инде. Хәер, балаларым да, механизатор булып эшләүче ирем дә булышты, - дип сөйли ул.
Сизгер күңелле, игелекле Зәйнәп апа балаларга ана назын кызганмый, аларны кайгыртып яши, кешегә тулы кыйммәтле булу өчен нәкъ шулар кирәк бит. Хәзер Рәүф, Ринат һәм Резидә Яр Чаллыда яшиләр, үзара аралашып, кунакка йөрешәләр.
Төпчекләре Рәмзиягә дә инде 43 яшь, ул Чирмешән районы егетенә кияүгә чыккан. Әтиләре Әхнәф тә инде 9 ел бакыйлыкта, тик балалар туган ояларын ташламыйлар, гел кайтып, хәл белешеп торалар. -Үз әниләреннән дә якынрак күрәләр, - ди Зәйнәп апа. -Җәен һәр ял саен, я барысы да бергәләп, я чиратлашып кайталар. Бар эштә дә булышалар: әгәр яшелчә бакчасында (бәрәңге һәм печән өчен 47 сутый җирем) яисә нигә дә булса ремонт ясау белән бәйле эш булганда барысы да бергә кайталар. Терлек тоттым мин, әле быел гына бетердем. Һәр көнне шалтыраталар. Минем алты оныгым һәм 3 оныкчыгым, - дип санап китте ул.
Зәйнәп апа - шат күңелле кеше, оптимист, аның янында яшьләрең бер ягада торсын. Ул тормышыннан бик канәгать.
-Ике ирем дә бик яхшы, хуҗалыкчыл, миһербанлы иделәр, икесе дә миңа булышып яшәде. Балаларымның шулай ягымлы, мөлаем булуларына мин бик сөенәм. Әлегә Ходайга шөкер, исәнлегем ярыйсы, пенсиям яхшы, кием-салым, аш-суга мохтаҗлыгым юк. Зур гаиләм булуына сөенеп туя алмыйм, картлыгымда таяныр кешеләрем бар. Зирекледә яшәүче кыз туганым Зәйтүнә һәм ир туганым Мингариф та минем өчен иң якын кешеләр - шалтыратышып, бер-беребезнең хәлен белешеп торабыз. Май аенда миңа 75 яшь була, барысы да кайтачак, - ди ул.
Янәшәдә генә яшәүче иренең кыз туганы Суфия апа аңа бик рәхмәтле. -Киленебез бик әйбәт кеше, балаларны бик якын күрде, какмый-сукмый үстерде. Алар аны бик ярата һәм хөрмәт итәләр. Аңа рәхмәттән башка сүз юк, - ди ул.
Ольга ИВАНОВА
Зәйнәп апа боекмас кеше. Азат Мусин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев