Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Ару-талуны белмәс Асия апа

Әдәмсәдә яшәүче Асия Хәйрулла кызы Ситдыйкова бик тә аралашучан, кунакчыл һәм эш сөючән кеше. Ул үзен белгәннән бирле, һәрчак хезмәттә булган, аның стажы - 48 ел.

Асия апаның әтисе 1941 елның ахырында хәбәрсез югалган, ике кечкенә кызы һәм яңа гына туган улы ятим калганнар. Аның үзенә дә ике яшь тә тулмаган булган әле. Сугыш елларында әле бәләкәй генә булган булса да, басуда эшләгән әнисенә булышканын бик яхшы хәтерли ул.
Һәр гаиләгә кырда имана җире бүлеп биргәннәр. Кечкенә энесен кайнанасына - Хәсбия әбигә калдырган, ә аны һәм апасын әнисе үзе белән эшкә алып йөргән. Әнисе урак белән урган, 7 яшьлек апасы башакны тырма белән тырмалаган, ә 5 яшьлек Асия җиргә коелган бөртекне итәгенә җыйган. Алардан соң кыр чистарып калган. Менә шулай бу гаилә Җиңүгә үз өлешен керткән.
-Без ачлык күрмәдек. Ач булмас өчен һәрчак эшләдек, сыер асрадык. Кем әйтмешли, сыер булса, ач түгелсең инде, - дип сөйли Асия апа. -Әбием кешенең чирен әйтеп бирә торган иде, аңа руслар да, татарлар да дәваланырга килә иде. Әнинең әти-әнисе дә бик булышты: печән әзерләдек, бакча тутырып яшелчә үстердек.
Асия апа 7 класс тәмамлаган һәм 13 яшеннән бозаулар карау эшенә керешкән, аннары 17 ел буе кул белән сыерлар сауган.
Авылдашы Яхъя Ситдыйков армиядән кайта, кызга 19 яшь була, алар танышалар һәм 1960 елда өйләнешәләр. Ике уллары һәм ике кызлары туа. Яхъя Харис улы гомере буе механизатор булып эшләгән, алдынгылар рәтендә булган, эш стажы - 43 ел. Асия апа кайнанасы белән 41 ел яшәгән, ул 98 яшендә вафат булган. Кайнанасы да, кайнатасы да бик эшчән кешеләр булган, барысы да тату яшәгәннәр. Әбиләре оныкларын өзелеп яраткан.
-Безнең дүрт балабызны тәрбияләүдә аларның өлеше зур. Мин һәр көнне фермага эшкә чыгып китә идем, ике ай декретта утырам да, тагын эшкә китеп барам.
Асия апа фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен Октябрь революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә, аның төрле мактау грамоталары, хезмәттә югары уңышка ирешкән өчен бирелгән значоклары да байтак. Аның ике кызы һәм бер улы шәһәрдә, ә олы улы Равил әти-әнисе янында яши. Дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Балалары печән әзерләшергә, бакча эшләрендә булышырга һәрчак кайтып торалар икән. Ике тракторлары - берсе печән чаба, икенчесе ташый торган, ике җиңел машиналары бар. Юбилейларга барысы да бергә җыелышалар, күптән түгел генә, 6 гыйнварда, ирле-хатынлы Ситдыйковлар үзләренең бергә яшәүләренә 55 ел булуны билгеләп үткәннәр.
Аларның терлекләре дә байтак: үткән елда 5 сыерлары булган, хәзер -3, 4 бозау, 60 тан артык сарыклары бар. Эшнең күпчелеге Равил җилкәсендә: сыерларны сава, эчертә (үзе агрофирмада ындыр табагы мөдире булып эшли). Асия апа үзе дә 65 яшенә кадәр фермада эшләгән. Андагы энергиягә исең китәр: ул өйне үрнәк тәртиптә тотарга да, гаиләдәге ир-атларга хуҗалыкта булышырга да өлгерә. Хәзер сыерларны аппарат белән савалар, аны җәй көне районнан бүләк итеп тапшырганнар. Хуҗалыктан яхшы табыш алалар. Гаиләдә бар нәрсә дә җитеш.
-Барысы да бар, Аллага шөкер, бу тормыштан мин бик канәгать. Әгәр эшләсәң, тиешенчә хезмәт итсәң - бар нәрсәң дә булыр, - дип әйтергә ярата Асия апа.
-Ул тик кенә утырып тора торганнардан түгел. Гөмбәгә дә йөри, Яхъя абый белән бергә капчыклап җыялар. Кайнатмалар әзерли, җир җиләге уңды, көн дә берәр чиләк җыйдылар, ди авылдашы Лидия Шакирова (Асия апага без аның белән килгән идек).
-Гомеребез буе эшлибез һәм эшләргә язсын. Эшсез яши дә алмыйм. Эшсез тормыш миңа кирәкми, - ди Асия апа. Әле ул өйдәге уңайлыкларга да сөенеп туя алмый: краннан су килеп тора, күптән сатып алынган автомат-машина керләрне үзе юа, Әдәмсәдә бит - суүткәргечләр яңа. Асия апа сүзгә оста кеше: татарча да, русча да бик шәп сөйли, газета-журналларның ике телдәгесен дә яратып укый.
-Безнең районнан да яхшырак, матуррак район җир йөзендә юк, - дип саный ул. - Бездәге шаулап үскән урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә, җиләкле аланнарга сокланып туймаслык. Мин үз халкым, якташларым белән горурланам. Безнең бүген шулай яхшы яшәвебезгә мин районыбыз башлыгына, республика җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле. Безнең районда халыкның тату - дус яшәвенә бик сөенәм.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев