Җаваплар алынды
Хәбәрдарлык тартмаларын соңгы кат караганда берничә хат алынган, шуның өчесе - аноним. Шулай да алар каралган һәм рәсми җаваплар алынган.
Бер хатта "Татарстан" агрофирмасыннан кайбер (конкрет) каравылчыларның үз эшләренә салкын караулары һәм агрофирма продукциясен урлаулары турында хәбәр ителә.
Сак начальнигы В.Ш. Мөхсинов хатта язылган фактның расланмавын, каравылчыларның үз бурычларын намус белән үтәүләрен хәбәр итә.
Икенче хатта "Нур" ҖЧҖ хезмәткәре (фамилиясен күрсәтмәгән) ялсыз, артык эшләгән сәгатьләр өчен түләүсез, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшләтүләреннән зарланган.
Хат буенча Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелгән. Үзәк директоры Л.К. Исхакова хәбәр иткәнчә, "Нур" ҖЧҖ-дә 15 кеше эшли, тагын өчесе килешү буенча (пенсионерлар). Хезмәт килешүләре төзелгән, тулы соц. җыелма бирелә, махсус киемнәре бар. Төп айлык хезмәт хакыннан тыш төнлә эшләгән өчен өстәмә түләү бар, үзгәрүчән график режимында эшлиләр, чираттагы ял (отпуск) график нигезендә бирелә. Июньдә - 4 кеше, июльдә 2 кеше ял иткән, калганнары сентябрьдә һәм ноябрьдә ял итәчәк.
Өченче хат райгазда су белән тәэмин итү системаларын законсыз төстә реконструкцияләү мәсьәләсенә кагыла (төзелешкә проектсыз һәм рөхсәтсез).
Әлеге хат район башкарма комитетында карап тикшерелгән һәм редакция район башкарма комитет җитәкчесе Р.Р. Фәсахов имзасы куелган җавап алды, әлеге эш ТКХ КПП белән килешенеп эшләнгән. Реконструкция райгаз көче белән үткәрелгән, аннан соң ТКХ КПП эшнең үтәлешен тикшергән һәм суны исәпкә алу приборына пломба куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев