Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Авыл җирлекләре башлыклары сайланды 2 нче бит

Быел Шахмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Илһамия Нурулла кызы Илалова үзенең 85 яшен билгеләп үткән. Зур тормыш сынаулары үтеп, авыр хезмәт белән яшәп, якыннарын югалтуга карамастан, ул яшәү дәртен югалтмаган, олы җанлы булып кала белгән зат. Илһамия әби - сугыш чоры баласы. Коммунист әтисен 41 нче елның августында фронтка алганнар,...

Быел Шахмай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Илһамия Нурулла кызы Илалова үзенең 85 яшен билгеләп үткән. Зур тормыш сынаулары үтеп, авыр хезмәт белән яшәп, якыннарын югалтуга карамастан, ул яшәү дәртен югалтмаган, олы җанлы булып кала белгән зат.

Илһамия әби - сугыш чоры баласы. Коммунист әтисен 41 нче елның августында фронтка алганнар, өйдә биш баласын кочаклап хатыны калган, иң олы кыз Илһамиягә ул чакта 11 яшь, төпчекләренә 3 яшь була. Шулай да гаилә тырыша-тырмаша, сыер асрый, бәрәңгесен утырта, кычыткан җыеп, тамак туйдыра, шулай итеп ачлыктан үлми калалар. Кышларын Илһамия мәктәптә укый, җәйләрен әнисенә булыша - басуда эшли. Сугыштан соң колхоз бригадасы белән 4 елга Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга китә. Кайтуына урман хәзерләргә җибәрәләр. Биш ел буена Ширәмәт районында, аннан Биләрдә кул пычкысы белән урман кисәләр. Соңрак колхозда да авыр ир-ат эше башкарырга туры килә аңа. Аның сүзләренә караганда, ял көннәре бирелми, хезмәт хакын ашлык белән генә түлиләр. 1957 елны Илһамия әби авылдашы Фоат исемле егеткә тормышка чыга. Ире әйбәт кеше була, эшчән, шофер булып эшли, кулыннан килмәгән эше булмый, тик 50 яшендә үк дөнья куя. Үзенең осталыгын һәм тәҗрибәсен, эшкә булган мәхәббәтен уллары Илһам белән Фәрдәнга тапшырып калдыра. Әнисе кызлары Фәрдәнәгә дә хатын-кызның бөтен эш серләрен өйрәтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча әни кеше төпчек улы Илһам гаиләсе белән бергә яши. Уллары да эш сөя, оста куллылар, әтиләренә охшаган, ди ул.
Кызганычка каршы, олы улы Фәрдән 4 ел элек, әтисе яшендә, юл һәлакәтендә һәлак булган.
Аны искә алган Илһамия әбинең күзләрендә яшь җемелдәде.
-Улым әйбәт кеше, хөрмәт итә, кайгырта белә иде. Кунакка яннарына Түбән Камага бара идем. Һәрвакыт мине ачык йөз белән каршылады. Илһамым да бик әйбәт. Эшчән, киленем Гүзәлия дә әйбәт кеше. Тату яшибез. Кызым да эшкә барганда да, кайтканда да хәлемне белешеп чыга. Ул авыл Советында бухгалтер булып эшли.
Үзе үскән йорт урынына Илһам зур итеп, заманча, җиренә җиткереп, матур йорт салган. Гаилә рәхәтләнеп яшәсен өчен ул әле һаман уңайлыклар тудыруын дәвам итә. Илһамия әбинең үз бүлмәсе бар, ул иркен, якты. Кыскасы, ул биредә барин кызы кебек яши.
-Нәрсә эшлимме? Капкалар ябылганмы, чебешләрнең азыгы бармы - шуларны карап керәм, өй каршында эскәмиядә утырам, таякка таянып бакчаны, чәчәкләрне карап әйләнәм. Кодагыем Әкълимә кереп чыга, аның белән сөйләшеп утырам. Намазлар укыйм. Иске әйберләрдән идәнгә җәяргә җәймәләр бәйлим, ни теләсәм, шуны эшлим. Түгәрәк җәймәләр, чыннан да, бик матур, аларны бусагаларга җәйгәннәр. Илһамия әби өй тирәсен күрсәтеп әйләнде: бакчасы, теплица, веранда, хуҗалык корылмалары, мунчасы - бар җирдә дә чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, анда эш сөючән һәм хуҗалыкчыл кешеләр яшәве сизелеп, күренеп тора.
Илһамия әби ачык күңелле, кунакчыл, аралашучан һәм юмор хисле кеше. Улын эштән (ул "Яңа Чишмә" а/ф-да механизатор), ә 11 сыйныфта укучы оныгын мәктәптән кайтуын тәмле ашлар пешереп көтеп тора (килене - балалар бакчасында пешекче һәм көне буе эштә).
-Пешергән ашларыңны яратып, мактап ашыйлармы соң?
-Әлбәттә! Мактамасалар, пешермәм! Нәрсә пешереп куярга икәнлеген иртәдән үк әйтеп китәләр, - ди Илһамия әби.
Юбилее көнне аны бүләккә һәм чәчәккә күмгәннәр. Барлык туганнары да җыелган. Алар күп һәм елдан-ел арта торалар. Күптән түгел генә оныклары Илсөяр тормышлы булган. Оныклары барлыгы алтау, инде дүрт оныкчыклары да бар.
Илһамия әби тормышта да, кешеләрдә дә күбрәк бары яхшы якларны гына күрергә тырыша. Аның дәртле һәм тормыш сөючәнлеге, туганнары мәхәббәте, күршеләре һәм авылдашларының хөрмәт итүе нәкъ менә шуңа бәйледер дә. Шул яшькә җитүенә ул сөенеп туя алмый, тормыштан бик канәгать. Тик менә соңгы вакытларда сәламәтлеге генә бераз какшап тора: аяклары авырта, күзләре күрүе дә, ишетүе дә начарланган.
Ахырда безгә тагын бер яраткан шөгыле турында әйтте. "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының яңа саны килү белән ул 11 сыйныфта укучы оныгы Исламны чакырып, беренче битеннән алып соңгысына чаклы кычкырып укырга куша икән.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев