20 гыйнварда Шахмай авылында яшәүче Нәфисә Шәрипҗан кызы Галимовага 85 яшь тулган.
- Шахмай АМЙ һәм китапханә хезмәткәрләре аны шушы бик матур юбилее белән котладылар, - дип хәбәр итте редакциягә АМЙ директоры Резидә Абдуллина.
- Юбилярыбыз адресына байтак күңелне йомшарта торган сүзләр яңгырады, исәнлек-саулык, озын гомер һәм иминлек теләнде. Авыл халкы Нәфисә әбине олы яшьтә булганга күрә генә түгел, ә акыллы кеше булганы өчен дә хөрмәт итә. Хезмәт һәрчак авыл тормышының нигезе, авыл кешесенең яшәү мәгънәсе булган. Нәфисә әби дә гомере буе колхозда эшләгән. Хезмәт стажы - 34 ел. 1984 елда ирен, ә өч елдан кече улы Фәнисне мәңгелеккә югалта. Байтак авырлыклар һәм сынаулар аша узса да, ул үзенең табигый халәтен югалтмый. Намус белән, гади генә итеп яши. Хәзер ул ялгызы гына гомер итә, тик үзен бер дә ялгыз хис итми. Олы улы, килене, оныклары, оныкчыклары, туганнары, күршеләре аны хөрмәтләп, кайгыртып торалар. Юбилейга туганнары аңа мөселман символы төшерелгән чәйнек бүләк иткәннәр. Нәфисә әби бик рәхәтләнеп үзенең кунакларын хуш исле тәмле чәй белән сыйлый. Аның теләкләре дә гади һәм ачык: бөтен якын кешеләренең дә исән-сау булуын тели ул. - Мин тормышны яратам, - ди Нәфисә әби. - Һәм бик тә бәхетлемен! Яраткан кешеләрем булганга мин бәхетле. Ярты авыл юбилеем белән котларга килде. Бу искиткеч... һәм, әлбәттә инде, бик күңелле дә...
Авыл халкы аны киң күңелле, мәрхәмәтле һәм игелекле булуы өчен ярата, шуңа да юбилей көнендә Нәфисә әбинең өй ишеге көне буе ябылмаган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев