Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Авылларыбыз чистарып калды

Шим­бә көн­не ра­йон­да яз­гы тра­ди­ци­он өмә үт­кә­рел­де, яңа­чиш­мә­ле­ләр аңа бер­дәм чык­ты­лар. Бу көн­не ке­ше­ләр үз­лә­ре эш­лә­гән оеш­ма ти­рә­лә­рен җы­еш­тыр­ды­лар, ба­га­на­лар­ны, бор­дюр­лар­ны агарт­ты­лар, утырт­кан агач­лар ти­рә­сен тәр­тип­кә сал­ды­лар, алар­ны аш­ла­ды­лар, кап­ка­лар­ны, кой­ма­лар­ны бу­я­ды­лар, чә­чәк­ләр утырт­ты­лар. Шим­бә өмә­сен­дә бар­лы­гы 2 мең­нән ар­тык ке­ше кат­наш­ты, ККК по­ли­го­ны­на 100 куб метр­дан ар­тык чүп-чар чы­га­рыл­ды....

Шим­бә көн­не ра­йон­да яз­гы тра­ди­ци­он өмә үт­кә­рел­де, яңа­чиш­мә­ле­ләр аңа бер­дәм чык­ты­лар.

Бу көн­не ке­ше­ләр үз­лә­ре эш­лә­гән оеш­ма ти­рә­лә­рен җы­еш­тыр­ды­лар, ба­га­на­лар­ны, бор­дюр­лар­ны агарт­ты­лар, утырт­кан агач­лар ти­рә­сен тәр­тип­кә сал­ды­лар, алар­ны аш­ла­ды­лар, кап­ка­лар­ны, кой­ма­лар­ны бу­я­ды­лар, чә­чәк­ләр утырт­ты­лар. Шим­бә өмә­сен­дә бар­лы­гы 2 мең­нән ар­тык ке­ше кат­наш­ты, ККК по­ли­го­ны­на 100 куб метр­дан ар­тык чүп-чар чы­га­рыл­ды. Нефть­че­ләр тех­ни­ка бе­лән яр­дәм ит­те, ра­йон үзә­ген­дә ге­нә дә 7 ма­ши­на эш­лә­де. РҮХ, РЭЭЧ, 118 нче ҺУ, про­ку­ра­ту­ра кол­лек­тив­ла­ры үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен тәр­тип­кә ки­те­рү бу­ен­ча әй­бәт эш­лә­де­ләр. Әле­гә кир­печ за­во­ды һәм "Пет­рол­сер­вис" ба­за­сы ти­рә­сен­дә­ге тер­ри­то­рия ямь­сез, шык­сыз, сель­хоз­хи­мия по­се­ло­гын­да санк­ци­я­лән­мә­гән чүп­лек тә бар. Волчья Бис­тә­сен­дә, Рус Ча­бак­са­рын­да һәм Яңа Ива­на­е­во­да шим­бә көн­не баш­ка­рыл­ган эш әл­лә­ни мак­та­ныр­лык тү­гел. Авыл­ла­ры­быз­ны чис­та­рак һәм ямь­ле­рәк итү - без­нең го­му­ми бу­ры­чы­быз. Бу юл­да бе­рен­че адым ясал­ды, ике­ай­лык дә­вам итә, әле ал­да тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча мак­сат­ка юнә­леш­ле да­и­ми эш алып ба­ра­сы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев