Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Авылларыбыз чистарып, ямьләнеп калды

Үт­кән шим­бә­дә ра­йон­да тра­ди­ци­я­гә ке­реп кит­кән яз­гы шим­бә өмә­се үт­те, ан­да бик күп ке­ше кат­наш­ты. Бу көн­не ке­ше­ләр үз­лә­ре эш­лә­гән оеш­ма ти­рә­лә­рен җы­еш­тыр­ды­лар, ба­га­на­лар­ны, бор­дюр­лар­ны агарт­ты­лар, утыр­тыл­ган агач­лар ти­рә­сен тәр­тип­кә ки­тер­де­ләр, алар­ны аш­ла­ма бе­лән тук­лан­дыр­ды­лар, кой­ма­лар­ны бу­я­ды­лар, чә­чәк клум­ба­ла­рын рәт­кә ки­тер­де­ләр. Өмә­дә 2 мең­нән ар­тык ке­ше кат­наш­ты, ККК по­ли­го­ны­на дис­тә­лә­гән...

Үт­кән шим­бә­дә ра­йон­да тра­ди­ци­я­гә ке­реп кит­кән яз­гы шим­бә өмә­се үт­те, ан­да бик күп ке­ше кат­наш­ты.

Бу көн­не ке­ше­ләр үз­лә­ре эш­лә­гән оеш­ма ти­рә­лә­рен җы­еш­тыр­ды­лар, ба­га­на­лар­ны, бор­дюр­лар­ны агарт­ты­лар, утыр­тыл­ган агач­лар ти­рә­сен тәр­тип­кә ки­тер­де­ләр, алар­ны аш­ла­ма бе­лән тук­лан­дыр­ды­лар, кой­ма­лар­ны бу­я­ды­лар, чә­чәк клум­ба­ла­рын рәт­кә ки­тер­де­ләр. Өмә­дә 2 мең­нән ар­тык ке­ше кат­наш­ты, ККК по­ли­го­ны­на дис­тә­лә­гән тон­на чүп-чар чы­га­рыл­ды (ККК по­ли­го­ны­ның үзен дә тәр­тип­кә ки­те­рә­се бар).

КМС за­во­ды, ТКХ КПП, 118 нче ҺУ, Мәш­гуль­лек үзә­ге, про­ку­ра­ту­ра, РЭЭБ, ветс­тан­ция, ур­та мәк­тәп, гим­на­зия, ике па­ла­та, РПФ кол­лек­тив­ла­ры, Шах­май һәм Ту­был­гы Тау АҖ хал­кы үз тер­ри­то­ри­я­лә­рен тәр­тип­кә ки­те­рү­дә бай­так эш эш­лә­де­ләр.

Үзе­без яшә­гән авыл­лар­ны җы­еш­ты­ру һәм ямь­лән­де­рү - го­му­ми бу­ры­чы­быз. Бу юл­да бе­рен­че адым ясал­ды, ике­ай­лык эше дә­вам итә, ал­да без­не тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча мак­сат­ка юнә­леш­ле да­и­ми эш кө­тә.

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев