Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Авылыбыз ямьләнсен

Газетабызның үткән санында без газета укучыларыбызга район торак пунктларында төзекләндерү буенча икеайлык нәтиҗәләре турында хәбәр иткән идек, ә бүгенге язмабыз район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов 25 июньдә атна саен үткәрелә торган киңәшмә-планеркада хәбәр иткән район үзәгендәге икеайлык нәтиҗәләре хакында. Төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында район башкарма комитеты тарафыннан кабул...

Газетабызның үткән санында без газета укучыларыбызга район торак пунктларында төзекләндерү буенча икеайлык нәтиҗәләре турында хәбәр иткән идек, ә бүгенге язмабыз район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов 25 июньдә атна саен үткәрелә торган киңәшмә-планеркада хәбәр иткән район үзәгендәге икеайлык нәтиҗәләре хакында.
Төзекләндерү буенча икеайлык үткәрү турында район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә эшләр түбәндәге юнәлешләрдә алып барылды:
- оешмалар, учреждениеләр, сәүдә нокталары, күп фатирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү;
- учреждениеләр, оешмалар тирәләрен чүп-чардан арындыру;
- территорияләрне яшелләндерү, агачлар утырту, чәчәк түтәлләре ясау;
- биналарның алгы якларын, коймаларны ремонтлау һәм буяу;
- үләннәрне чабу;
- каты көнкүреш калдыкларын чыгару;
- юлларны, юл күрсәткечләрен һәм билгеләрен ремонтлау.
Район үзәге территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлыкка йомгак ясап, авылыбызның тагын да матурлануын, чистаруын, яңа корылмалар, төзелешләр (спорт комплексы, аптека, бассейн, автостанция һ.б. төзелә) барлыкка килүен билгеләп үтәргә кирәк.
Икеайлык үткәрү чорында предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр үз көчләре белән үз территорияләрен, урамнарны, паркларны чүп-чарлардан, көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар. ККК полигонына 3000 кубометрдан артык каты көнкүреш калдыкларын чыгардылар, 12 чүп-чар контейнерын ремонтладылар,5 612 кв.м озынлыгында юллардагы (шул исәптә Яңа Чишмә авылында 289 кв.м) чокырларга ремонт ясалган, 68 данә юл билгесе алыштырылган, сигнал баганалары һәм барьер коймалары буялган. Язгы чорда "Сугышчы-интернационалистлар" паркында, 118 нче ҺУ янында (ҺУ, аптека, Энергосбыт, ветберләшмә, ГТХМ) 60-лап чыршы, "Мәктәпне тәмамлаучылар" паркында (урта мәктәп, гимназия) 120 төп миләш утыртылган, корыган агачлар урынына 100 данә каен утыртылган (Ленин, Совет, Урама урамнарында). Район үзәгенә керү юлларында аншлагларны буядылар, чәчәк түтәлләре ясап чәчәкләр утыртылган (РЭЭЧ, райгаз, "Стройсервис" ЯАҖ, авыл җирлеге башкарма комитеты, ЧЭС, КМС заводы, ТКХ). Һәйкәлләргә косметик ремонт ясалды, коймалар өлешчә ремонтланды. Ленин урамында (Мәшгульлек үзәге, гимназия, госстрах, СЭС, Роснедвижимость, сәнгать мәктәбе, "Радуга" кибете), Совет урамында (Ак Барс Банк, "Теремок" б/б, 118 нче ҺУ, ветберләшмә, ТР казначылыгы, финанс-бюджет палатасы, РҮХ, "Мария", "Марина" кибетләре, урта мәктәп), Заливная урамында (РМЙ, гимназия, "Пятерочка+" кибете) чәчәк түтәлләре ясалды һәм чәчәкләр утыртылды. Болын, Яшьлек, Бакча, Заливная, Ленин урамнарында яңа уен мәйданчыклары төзелде.
Күп фатирлы йортлар янында зур күләмле эшләр башкарылган. Бу - көн саен йорт янындагы территорияләрне санитар чистарту, коймалар ремонтлау һәм буяу, бордюрларны агарту, агачлар утырту, чәчәк түтәлләре ясау, подвалларны киптерү, түбәләрне һәм чормаларны ремонтлау. Бүгенгесе көнгә 90 метр койма ремонтланган, 1200 м киртә буялган, бордюрлар агартылган, 1500 кв.м подвал биналары чистартылган. 30 йортның подъезды янында чәчәк түтәлләре ясалган, 55 нарат һәм 70 төп куак утыртылган, өстәмә рәвештә 12 эскәмия урнаштырылган.
Район оешмалары, учреждениеләре арасында төзекләндерү буенча КМС заводы, газ хезмәте, 118 нче ҺУ, РҮХ, Мәшгульлек үзәге, Ак Барс банк, гимназия коллективлары зур тырышлык куйганнар, аларда территорияләр дә чиста, каралган, матур чәчәк түтәлләре ясалган. Район башкарма комитеты тарафыннан район үзәгендә иң яхшы чәчәк түтәленә конкурс игълан ителгән- нәтиҗәләр 30 августта - Республика көнендә ясалачак.
Икеайлык төгәлләнү белән генә төзекләндерү буенча эшләр әле бетми. Хәзер даими рәвештә чүп үләннәрен чабарга, яшел үсентеләргә су сибәргә, атна саен үз территорияңне җыештырырга кирәк. Шәхси сектор буенча да эшләр байтак - коймаларны төзәтергә һәм буярга, чүп үләннәреннән арындырырга һ.б. Авылыбыз тагы да матуррак һәм ямьлерәк булсын өчен яңачишмәлеләрнең барысы да үз өлешен кертергә, көчләрен, хезмәтләрен кызганмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X