Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бала турында – ана, ана турында хөкүмәт кайгырта

Без­нең ра­йон­да ел ба­шын­нан алып 50гә якын са­бый ту­ган, шу­ның 32се - га­и­лә­ләр­дә икен­че яи­сә ан­нан соң­гы ту­ган ба­ла­лар. Әле­ге ба­ла­лар­ның ана­ла­ры­на хө­кү­мәт та­ра­фын­нан ана ка­пи­та­лы­на сер­ти­фи­кат би­ре­лү­ен бел­мә­гән ке­ше юк­тыр ин­де бү­ген. Ра­йо­н ха­ки­ми­я­те та­ра­фын­нан ана­лар­га ана ка­пи­та­лы­на сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­ру уңа­ен­нан үзе­нә кү­рә бер бәй­рәм ча­ра­сы оеш­ты­ры­ла. 26 ап­рель­дә...

Без­нең ра­йон­да ел ба­шын­нан алып 50гә якын са­бый ту­ган, шу­ның 32се - га­и­лә­ләр­дә икен­че яи­сә ан­нан соң­гы ту­ган ба­ла­лар. Әле­ге ба­ла­лар­ның ана­ла­ры­на хө­кү­мәт та­ра­фын­нан ана ка­пи­та­лы­на сер­ти­фи­кат би­ре­лү­ен бел­мә­гән ке­ше юк­тыр ин­де бү­ген. Ра­йо­н ха­ки­ми­я­те та­ра­фын­нан ана­лар­га ана ка­пи­та­лы­на сер­ти­фи­кат­лар тап­шы­ру уңа­ен­нан үзе­нә кү­рә бер бәй­рәм ча­ра­сы оеш­ты­ры­ла. 26 ап­рель­дә Яңа Чиш­мә РМЙ-да уз­ган шу­ңа ох­шаш ча­ра­га кул­ла­рын­да сер­ти­фи­кат­ла­ры бул­ган, тик алар­дан әле фай­да­лан­ма­ган га­и­лә­ләр ча­кы­рыл­ган иде.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

За­ла­ков­лар га­и­лә­сен­дә як­ты дөнь­я­га кил­гән сабый әсемдә) бу бәй­рәм­нең төп ге­рое иде, ма­лай­ның әни­се­нә улы­ның туу ту­рын­да­гы та­нык­лы­гы тап­шы­рыл­ды. Яңа ту­ган са­бый хөр­мә­те­нә "За­жи­гай" төр­ке­ме баш­ка­ру­ын­да бик ма­тур җыр яң­гы­ра­ды.

Ра­йон баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нең икъ­ти­сад бу­ен­ча урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва, пен­сия фон­ды на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва бар­лык әни­ләр­не ба­ла­ла­ры туу бе­лән кот­ла­ды­лар, алар­га уңыш­лар те­ләп, ана ка­пи­та­лы сер­ти­фи­кат­ла­ры тап­шыр­ды­лар (бү­ген­ге көн­дә ул 387 мең сум тәшкил итә). Бу бәй­рәм шу­шы ча­ра­ның эш­лек­ле өле­ше бе­лән бер­ләш­те­рел­гән иде. Җы­е­лу­чы­лар­га сер­ти­фи­кат­лар­ны ак­ча­га әй­лән­де­рү бу­ен­ча үз­лә­ре­нең хез­мәт­лә­рен рек­ла­ма­ла­ды­лар һәм ана ка­пи­та­лын "Тат­фонд­банк", "Сак­лык бан­кы", "Ав­тог­рад­банк"­ның ипо­те­ка кре­ди­ты­на кер­тү (са­лу) шарт­ла­рын аң­лат­ты­лар. Ан­нан соң ар­хи­тек­ту­ра, тер­кәү па­ла­та­сы, җир һәм ми­лек мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы җи­тәк­че­лә­ре, ни­гез­дә, то­рак һәм җир учас­ток­ла­рын са­тып алу, кү­чем­сез ми­лек­не рәс­ми­ләш­те­рү бе­лән бәй­ле со­рау­лар­га җа­вап­лар бир­де­ләр. Ал­да әй­теп үтел­гән ст­рук­ту­ра­лар ана­лар һәм алар­ның имин­ле­ге бе­лән бәй­ле бар­лык бу­рыч­лар­ны опе­ра­тив төс­тә хәл итә­.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X