Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен яңача компенсацияләү

Ата-ана түләвенең төп өлешен компенсацияләүче ата-аналарга (законлы вәкилләренә) гаиләнең җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган очракта, ата-ана түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация бирелә.

2020 елның 1 гыйнварыннан җан башына уртача яшәү минимумыннан түбән булган 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә ата-ана түләвенең өстәмә компенсация күләме 100% ка кадәр арта.
Гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган, ата-ана түләвенең өстәмә компенсациясен алучы күп балалы ата-аналарга компенсация күләме автомат рәвештә арттырылачак.
Социаль яклау органнарына яңа күләмнәрдә компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Ата-ана түләвенең өстәмә компенсациясен билгеләү өчен кирәкле документлар:
- мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының соңгы алты ай өчен керемнәре турында белешмә;
-туу турында таныклык күчермәсе (балаларның);
- Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендәге гомуми белем бирү оешмасыннан, уналты яшьтән алып унсигез яшькә кадәрге баланы (балаларны) укытуны раслаучы һөнәри белем бирү оешмасыннан һәм югары белем бирү мәгариф оешмасыннан белешмә;
- никах турында таныклык күчермәсе;
- ышанычлы затлар өчен ышанычнамә;
 - гаилә әгъзаларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза булуны раслаучы документ (ирекле рәвештә);
- гариза бирүченең шәхси мәгълүматларны органга яки оешмага тапшырганда алар исеменнән эш итәргә хокукы булу;
- гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X