Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Балалар өчен олылар җаваплы

Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар ата-ана­ла­ры оза­ту­ын­нан баш­ка кич­ке сәгать 10 га чак­лы гы­на урам­да йө­ри ала­лар - әле­ге за­кон ин­де ел­дан ар­тык га­мәл­дә. Аның по­ло­же­ни­е­се бе­лән ба­ла­лар­ны һәм алар­ның әти-әни­лә­рен бар­лык мәк­тәп­ләр­дә дә та­ныш­тыр­ган­нар ин­де. Ата-ана­лар җы­е­лыш­ла­рын­да за­кон­ны боз­ган өчен ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык ту­рын­да да­и­ми ис­кә тө­ше­реп то­ра­лар. Әм­ма яз җи­тү бе­лән...

Ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар ата-ана­ла­ры оза­ту­ын­нан баш­ка кич­ке сәгать 10 га чак­лы гы­на урам­да йө­ри ала­лар - әле­ге за­кон ин­де ел­дан ар­тык га­мәл­дә. Аның по­ло­же­ни­е­се бе­лән ба­ла­лар­ны һәм алар­ның әти-әни­лә­рен бар­лык мәк­тәп­ләр­дә дә та­ныш­тыр­ган­нар ин­де.

Ата-ана­лар җы­е­лыш­ла­рын­да за­кон­ны боз­ган өчен ад­ми­нист­ра­тив җа­вап­лы­лык ту­рын­да да­и­ми ис­кә тө­ше­реп то­ра­лар. Әм­ма яз җи­тү бе­лән ма­лай­лар­ны һәм хәт­та кыз­лар­ны да га­мәл­дә бул­ган ка­гый­дә­ләр­не боз­ган өчен ин­де ни­чән­че мәр­тә­бә КДН уты­ры­шы­на ча­кы­ра­лар. Март баш­ла­рын­да ук ин­де КДН инс­пек­то­ры һәм по­ли­ция упол­но­мо­чен­ные та­ра­фын­нан Чу­аш Ча­бак­са­ры мә­дә­ни­ят йор­ты ти­рә­сен­дә мәк­тәп­тә уку­чы өч ба­ла­ны оч­рат­кан­нар. Хә­ер, аның бер­се мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган апа­сы бе­лән бул­са да, ул әле 18 яшь­кә җит­мә­гән һәм ул да кичке сәгать 10 нан соң өй­дә бу­лыр­га ти­еш. Мәк­тәп ди­рек­то­ры Ни­ко­лай Гус­ля­ров­ка да үз уку­чы­ла­ры өчен җа­вап то­тар­га ту­ры кил­гән. Ул клуб­та ки­зү то­ру­чы укы­ту­чы­лар­ның һәр­бер уку­чы­ны өй­лә­ре­нә ка­дәр оза­тып кай­тыр­га мөм­кин­лек­лә­ре юк, шу­ңа кү­рә дә яшь­ләр, дис­ко­те­ка­да би­еп туй­ма­гач, урам­да йө­рер­гә ни­ят­лә­гән­нәр, дип аң­лат­ты. Әле ярый алар­ны нин­ди дә бул­са исе­рек­ләр тү­гел, ә по­ли­цейс­кий­лар тук­тат­кан. Урам­да 5-6 ми­нут­ка гы­на тот­кар­лан­ган ба­ла­ла­ры өчен әти-әни­лә­рен бу юлы­сы җә­за­га тарт­ма­ды­лар, чөн­ки бу ара­да әти-әни­лә­ре алар­га шал­ты­ра­тып, өй­гә кай­тыр­га куш­кан­нар. Ә ме­нә ба­ла­лар­ны, әти-әни­лә­рен тың­ла­ма­ган өчен, боз шу­га­ла­гын кар­дан чис­тар­тыр­га мәҗ­бүр ит­кән­нәр.

Ту­был­гы Тау­да по­ли­цейс­кий­лар төн­лә урам­да (АМЙ-дан ерак тү­гел) ике ма­лай­ны һәм ике кыз­ны оч­рат­кан­нар. Алар­ның һәр­кай­сы­ның үз-үз­лә­рен ак­лар­га сә­бәп­лә­ре та­был­ган. Ту­был­гы Тау­да КДН-ның чи­рат­та­гы күч­мә уты­рышын­да үз ба­ла­ла­рын әти-әни­лә­ре дә, пе­да­гог­лар да як­лар­га ты­рыш­ты­лар. Әм­ма за­кон за­кон шул һәм аны бо­зар­га яра­мый. Уку­чы­лар­ның кай­сы­ла­ры­на ки­сә­тү ясал­ды, кай­сы­ла­ры мәк­тәп ише­гал­дын җы­еш­тыр­ды.

16 ап­рель­дә КДН-ның чи­рат­та­гы уты­ры­шын­да КДН әгъ­за­ла­ры ал­ды­на Яңа Чиш­мә тинэйд­жер­ла­рын бас­тыр­ды­лар. Ана­то­лий (ПДН-да спирт­лы эчем­лек­ләр сат­кан һәм кул­лан­ган өчен исәп­тә то­ра), Де­нис, Рус­лан һәм Ни­ко­лай (тәр­тип бо­зуы бе­рен­че тап­кыр), Алек­сей (по­ли­цейс­ки­йлар ку­лы­на икен­че тап­кыр эләк­кән) Пас­ха бәй­рә­ме ал­дын­нан чир­кәү­гә ки­лү­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де­ләр. Ә чир­кәү­дә гый­ба­дәт кы­лу баш­лан­ган­чы Мәң­ге­лек ут янын­да ба­сып то­рыр­га бул­ган­нар, 23.00 сә­гать­тә по­ли­цейс­ки­йлар алар­ны ки­леп ал­ган­нар һәм өй­лә­ре­нә илт­кән­нәр. ПДН инс­пек­то­ры Әл­фия Гай­фул­ли­на ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­лар­ны өй­лә­ре­нә ка­дәр кай­тар­ган төн­не алар­ның әти-әни­лә­ре ты­ныч­лап йок­лап ята иде­ләр, дип сөй­лә­де. Әти-әни­лә­ре исә "А­лар чир­кәү­гә ба­ра­быз ди­гән иде­ләр", дип ак­лан­ды­лар. Бер­кем­не дә ким­се­тә­се кил­ми, тик әле­ге ба­ла­лар­ның әх­ла­кый, ру­хи һәм пат­ри­о­тик куль­ту­ра­лы бу­лу­ла­ры­на бик үк ыша­нып бе­теп бул­мый. Өс­тә­ве­нә, "куль­ту­ра­лы­лык" һәм "пат­ри­от­лык" эз­лә­рен Яңа Чиш­мә­дә­ге Мәң­ге­лек ут ти­рә­сен­нән һәр ир­тә­дә ди­яр­лек се­бер­ке бе­лән се­бе­рер­гә ту­ры ки­лә. Шу­шы ти­рә­дә­ге йорт­лар­да яшәү­че­ләр яшь­ләр­нең һәй­кәл янын­да ва­кыт уз­ды­ру­ла­рын мыс­кыл­лау дип ка­бул итә­ләр: ан­да спирт­лы эчем­лек­ләр дә эчә­ләр, тә­мә­ке дә тар­та­лар, төн­лә сү­ге­нү­лә­ре дә яң­гы­рап ише­те­леп то­ра. Әти-әни­нең дүр­те­се­нә 500шәр сум шт­раф языл­ган, Алек­сей (ул үзе хез­мәт ха­кы эш­ләп ала) 2 мең сум шт­раф тү­ли­я­чәк.

Га­и­лә­не исәп­кә ку­я­чак­лар

Граж­дан­ка Б.ны үз кы­зы­на ка­ра­та ата-ана ва­зый­фа­сын ти­е­шен­чә үтә­мә­гән өчен ко­мис­сия уты­ры­шы­на ча­кыр­ды­лар. Ка­тя уку­ын таш­ла­ган, беркая да эш­лә­ми. Кыш­кы көн­нәр­дә өй­дә утыр­ган бул­са да, көн­нәр җы­лы­ту бе­лән еш кы­на өен­нән чы­гып юга­ла баш­ла­ган, ва­кы­тын кай­да һәм кем бе­лән үт­кә­рә - бил­ге­сез. Күп­тән тү­гел Ала­бу­га по­ли­ци­я­се хез­мәт­кәр­лә­ре та­ра­фын­нан төн­ге шә­һәр­дә сук­бай­лык өчен тот­кар­лан­ган һәм Яңа Чиш­мә ПДН әгъ­за­ла­ры ку­лы­на тап­шыр­ылган. Ко­мис­сия әгъ­за­ла­ры бу га­и­лә бе­лән күп­тән та­ныш, баш­та­рак күп ба­ла­лы ана үзе­нең кеч­ке­нә ба­ла­ла­рын тәр­би­я­ләү бе­лән мә­шә­кать­лә­неп тор­мый, ба­ла­лар­ның ба­ры­сы да ди­яр­лек Тат. Ял­тан мәк­тә­бен­дә укы­ган. Ба­ла­лар хез­мәт­кә дә, үз-үз­лә­рен хөр­мәт итәр­гә дә өй­рә­тел­мә­гән. Үс­кән­нән соң да алар­дан ни кө­тәр­гә?!

Бу га­и­лә­не ко­мис­сия исәп­кә ку­яр­га ка­рар кыл­ды. Ко­мис­сия әгъ­за­сы, ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Әл­фи­рә Гай­фет­ди­но­ва "Фи­зик як­тан да, пси­хик як­тан да сә­ла­мәт­лек­нең то­ры­шын тик­ше­рер­гә. Авы­ру ачык­лан­ган оч­рак­та ин­ва­лид­лык бу­ен­ча пен­сия бил­ге­ләү­дә алар­га яр­дәм итәр­гә", ди­гән тәкъ­дим кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев