Балалар мәйданчыклары эшли башлады
1 июньдә ачылган 23 балалар мәйданчыгы, хәзер, каникул башлангач, балалар белән гөр килеп тора. Алар уйныйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар, аралашалар. Мәйданчыклар "Балачак утравы" проектын тормышка ашыру кысаларында җиһазланган. Проектның гомуми бәясе - 6,9 млн. сум, шуның 2,76 млн. сумы "Аҗаган" клубы откан грант акчасы, 2,07 млн. сумы - район бюджетыннан бирелгән,...
1 июньдә ачылган 23 балалар мәйданчыгы, хәзер, каникул башлангач, балалар белән гөр килеп тора. Алар уйныйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар, аралашалар.
Мәйданчыклар "Балачак утравы" проектын тормышка ашыру кысаларында җиһазланган. Проектның гомуми бәясе - 6,9 млн. сум, шуның 2,76 млн. сумы "Аҗаган" клубы откан грант акчасы, 2,07 млн. сумы - район бюджетыннан бирелгән, иганәчеләр ярдәме дә шул чама. Конкурс ТР Икътисад министрлыгы ярдәме, "Бердәм Россия" партиясенең ТРБ инициативасы белән үткәрелде. Балалар мәйданчыкларын ачу тантанасында район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Бударин, ТР Икътисад министрлыгы Идарәсе начальнигы Марина Игнатьева катнашты.
-Социаль мөһим проектлар конкурсы - бу торак пунктларны төзекләндерү проекты, без бүген аларны тормышка ашырабыз, - дип билгеләп үтте Виктор Бударин. - Авыл кешеләре өчен иң әйбәт шартлар тудыру - бу партиянең төп бурычы һәм Яңа Чишмә районында 23 мәйданчык ачылу бу безнең өчен дә,
район халкы өчен дә зур сөенеч. Без программа дәвам итәр дип уйлыйбыз.
Марина Игнатьева безнең районның калган 15 район арасыннан беренчеләрдән булып үз проектын төзүне төгәлләвен район җитәкчелегенең зур хезмәт нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте. ТР икътисад министрлыгы авылдагы тормыш сыйфаты шәһәрнекеннән ким булмасын өчен авыл җирлекләрен үстерү программасы булдыру белән шөгыльләнә.
Район башлыгы Вячеслав Козлов райондагы барлык халык исеменнән әлеге проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен "Бердәм Россия" БСП ТРБ-нә, икътисад министрлыгына, министрлар кабинетына һәм ТР Президентына рәхмәт сүзләре җиткерде.
Балалар мәйданчыкларын төзүдә (булдыруда) химаячеләр дә үз өлешләрен керткәннәр. Алар арасында "Татнефтепром" ААҖ - 210 мең сум, "Троицкнефть" ЯАҖ - 50 мең, "Шешмаойл" УК" - 100 мең, "Ямашнефть" НГДУ - 50 мең, "Форсат" ҖЧҖ - 20 мең, "Нур" - 10 мең, "Пищевик" ҖЧҖ - 10 мең, "Козлов В.В." КФХ - 10 мең сум, шулай ук Чистай саклык банкы, "Карат" СПК һәм эшмәкәрләр Л.Х. Мухитова, А.В. Юдинцев, Р.Р. Зайдаров, Г.Ә. Закирова, С.Г. Әгъләмиева, Р.Г. Хөснетдинов, Р.Н. Яруллин, С. А. Заворохин, Г.Р. Исмәгыйлова, Л.С. Добрынина, Л.И. Савельева, Э.В. Азарян һәм Р.М. Исхаковлар. Район башлыгы күрсәткән ярдәмнәре өчен барлык химаячеләргә рәхмәт белдерде, аларга исәнлек-саулык, уңышлар, иминлек теләде.
Төзелгән һәм тирәләре тотып алынган балалар мәйданчыклары буш тормас һәм кечкенә яңачишмәлеләр җәйне күңелле һәм файдалы итеп үткәрерләр, дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев