Балаларга шундый язмыш телисезме?
Районда 13 гаилә (аларда 25 бала яши) социаль яктан уңышсыз гаиләләр буларак исәптә тора. Шушы исемлеккә эләгүчеләрне бу "чокырдан" тартып чыгару мөмкин түгел. Кызганыч, алар балаларын да үз артларыннан ияртәләр, аларга шундый ук язмыш хәзерлиләр. Шундый гаиләләрдә үскән балаларны коткарып калу өчен районда актив профилактик эш алып барыла. Лариса ФЕДОРОВА
Комиссиянең 16 ноябрьдә үткән чираттагы утырышында 5 очрак карап тикшерелде. Беренче очракта хәлләр инде "төзәтүдән" узган, ике балигъ булмаган баласы булган эчүчелек белән мавыгучы гр-ка М. (Яңа Чишмәдән) утырышка да килмәгән. Башка очракларда хәлләрне әле төзәтеп булыр төсле. Ике балигъ булмаган улы булган атаны (яңачишмәле М.) сентябрь аенда җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен җаваплылыкка тартканнар. Комиссия утырышында аңа улларына начар тәрбия (үрнәк) бирүен ассызыкладылар. Гамәлдә исә аның уллары әниләре белән күптән башка авылда яшиләр икән. Алдагы көнне генә комиссия әгъзалары алар яшәгән авылга барып, хәлләре белән танышып кайтканнар, утырышта анда да балалар өчен уңайлыклар юк, дигән нәтиҗә чыгардылар. Әти кеше гаиләсе белән кушылырга тели. Балалар хакына аңа участковый белән берлектә хатыны янына барып, гаиләсен кайтару, мөнәсәбәтләрен көйләү мәгъкуль.
Икенче очрак, унҗиде яшьлек ана (кияүдә) үзен өлкән итеп тоя һәм мөстәкыйль саный (гәрчә белеме дә, эше дә юк), яңа туганнарыннан бәйсез булырга тырышып, еш кына гауга чыгарган, бала алдында оятсыз, әдәпсез сүзләр сөйләп, кайнана-кайнатасына янап өеннән чыгып киткән, хәзер тулай торакта яши. Яшь җәнҗалчыга вак хулиганлык кылган өчен штраф түлисе була. Тик моның белән генә гаиләдәге проблемалар хәл ителми: яшьләр аерылышырга җыеналар, ә менә баланы 45 яшьлек әбисенә тәрбияләргә туры килер, мөгаен. Бәлки егет әнисенең яшь гаиләне саклап калу өчен ярдәм итәргә түземлелеге дә җитәр.
Горшково авылында участковый өч бала анасын җыештырылмаган әйберләр арасында пычрак идәндә исерек килеш күргән, җитмәсә балалар да шунда булган. Комиссия әгъзалары гр. Ч. белән әңгәмә үткәрделәр.
Ә менә Тубылгы Тау урта мәктәбе директоры балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә бер укучының әти-әнисе балаларының сәламәтлеген кайгыртмаулары хакында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Малай еш авырый, дәресләрне күп калдыра, начар укый. Комиссия утырышына чакырылган гр. Ш. улының еш авыруын үзе дә раслады. Комиссия әгъзалары малайга санаторийга юллама тәкъдим иттеләр. Гр. А.ны ана дип атау мөмкин түгел, шулай да ул ике бала тапкан, балалары исә әбиләре тәрбиясендә. Ул үзе балалары белән Әдәмсәдә яшәми дә, Яңа Чишмәдән, яки башка җирдән бәхет эзли. Комиссия: йә балаларыңны тәрбиялисең, йә ана хокукыннан мәхрүм итәчәкбез, дип куйган кискен таләпкә каршы ул:"…балаларны ятимнәр йортына гына бирмәгез, әбиләре белән яшәсеннәр" дип ялварды. Комиссия 15 декабрьгә чаклы вакыт бирде: гаилә өйдәге проблемаларын хәл итеп, балаларга яшәү өчен шартларны яхшыртырга тиеш. Бу балалар үз гаиләләренә кирәкмәскә, ятим балалар йортларына, интернатларга эләгергә мөмкиннәр, ул чагында инде аларның тормышы (язмышы) уңай буласына ышаныч зур түгел. Шушы ук утырышта каралган бер мисал китерик. Бер мәрхәмәтле гаилә балалар йортыннан ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең өч баласын тәрбиягә алган. Балаларның психикасы нык бозылган. Биш ел буена яңа әниләре чын әниләре булырга тырышкан, тик юкка. Хатын балалардан баш тартырга теләп гариза язган. Комиссия аның үтенечен канәгатьләндерде. Кем үз балаларына шундый язмыш теләр иде икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев