Балигъ булмаганнарның хокуклары сагында
821
0
0

2 октябрьдә Екатерина Бистәсеннән уңышсыз гаилә буларак КДН-да исәптә торучыларның спиртлы эчемлекләр куллануы хакында килгән хәбәр буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия чираттан тыш рейдка чыкты.
Т. гаиләсендә кече яшьтәге дүрт бала тәрбияләнә, хәзергә аларның берсе дә бакчага йөрми. Сәбәбе дә гади - әни кешенең балаларын илтеп, алып кайтып йөрисе килми, өстәвенә бакча өчен түләргә акчалары да юк (4 мең сум бурычлары да бар). Хәер, әниләре башкача аклана, янәсе балаларга өйдә әйбәтрәк. Ул аларны банан белән сыйлый, өстәлгә виноград менеп кунаклый. Тик эшкә йөрмәгән, инде атна буе эчеп яткан, ямьсез телле әтиләре генә дә балаларга үз "үрнәген" күрсәтә. Балалар бакчасыннан аермалы буларак, ата-ана аларга рухи, әхлакый, физик тәрбия бирә алмый.
КДН үз тәкъдимнәрен җиткерде: балаларның олыракларын бакчага илтергә, ата кешегә эшкә чыгарга.
Гражданка Н.ның ике баласы өйдә яшәми дә диярлек: әбиләрендә аларга уңайрак. Шулай да малайлар мәктәптә начар укыйлар, берсенә әле ДЙА (ГИА) бирәсе. Әни кеше балалары белән шөгыльләнми, үзе эшкә дә йөрми. Әллә кайчан стенага обой ябыштыра башлаган булган, анысын да төгәлли алмый, идәннәр дә юылмаган, өстәл җыештырасы да юк - ул буш. Иртәгә эшкә чыгарга вәгъдә бирде, янәсе аны тынычлыкта гына калдырсыннар. Тик эшкә чыкмаган.
Менә тагын ике балалы бер ана (ике олырак баласына ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән), шул авылда ана капиталына йорт сатып алган, йортны тәртипкә китергәннәр, бар да әйбәт кебек. Тик өйләре салкын. Җәй җитүгә бурычлары өчен җылытудан өзгәннәр. - Мондый өйдә кечкенә балаларга яшәргә ярамый, - дигән нәтиҗәгә килделәр комиссия әгъзалары. Әмма Олеся ире бүген эштән кайтачак һәм бурычны түлиячәк, дип ышандырды, димәк өйдә җылылык булачак.
С. гаиләсендә дә шулай ук балигъ булмаган балалар яши, ә аларның өйләрендә барысы да яхшы түгел, хәзер гаиләнең матди хәле яхшырган. Әгәр дә әти-әниләре спиртлы эчемлекләрдән бөтенләй баш тартсалар - хәлләр уңай якка китәчәк.
Опека һәм попечительлек буенча бүлек вәкилләре белән опекага алынган ике гаиләдә булу - бу өйдә игътибарлылык, изгелек, җаваплылык тоеп яшәүче кешеләр яшәгәнлеген күрсәтте. Кыскасы, аларның барысы да яхшы.
Екатерина Бистәсендәге урта мәктәптә комиссия утырышы булды. Утырышка күзгә-күз карап сөйләшер өчен мәктәптә исәптә һәм ПДН-да исәптә торучы дүрт укучы чакырылган иде. Укытучылар әйтүенчә, алар тарафыннан тәртип бозулар башка булмаган. Балалар белән мәгариф бүлеге начальнигы, психолог, полициянең участок уполномоченные һәм район прокуроры урынбасары әңгәмә алып барды. Әлеге укучыларның тәртипләре тулысынча төзәлер дигән өмет бар.
КДН рәисе Валентина Семеняк үткәрелгән рейдка нәтиҗә ясады.
- Комиссия тарафыннан опекага алган гаиләләрдә өлкәннәрнең спиртлы эчемлекләр куллану факты расланды. Эчкечелекне эшкә урнаштыру гамәле белән бетерергә дигән карар кабул ителде, тик авылда эш юк. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре район үзәгендә эш урыннары тәкъдим итәләр - монда эш бар. Әмма беркемнең дә эшлисе генә килми.
Бу авылда яшьләр арасында алкогольгә каршы профилактика эше үз көчен ала - яшьләр эшләре буенча бүлек әлеге проблеманы хәл итүгә кереште. Клубта мәдәни чаралардан тыш, авыл яшьләре өчен кич белән мәктәп спорт залында секцияләр эшли башлады.
Кызганычка каршы, икенче көнне шушы авыл халкы балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары китү белән үк шушы гаиләләрдә эчкечелекнең кабат баш калкытуы хакында хәбәр иттеләр.
Газетабызның novo-shishminck.ru сайтында үз фикерләрегезне калдыра һәм фото-рәсемнәрне карый аласыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.3200
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.8300
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.7400
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».8400
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8400
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.7400
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10000
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.8400
-
14 май 2022 - 10:19Яңачишмәлеләр «Аҗаган» («Зарница») спорт-патриотик уенының зона этабында 2 урынны яулаганнар Җиңү көненә багышланган спорт-патриотик уен Яңа Чишмә районында 13 майда булып узган. «Аҗаган» уенында җиде район командалары (Яңа Чишмә, Чистай, Чирмешән, Спас, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат) көч сынашкан.9800
-
14 май 2022 - 10:15Яңа Чишмә районы укучысы Россия Федерациясенең талантлы балалары реестрына кертелгән Ленино мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Талипова Әлфинә инглиз телендә «Душа России миру шепчет» дип исемләнгән республика шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүче булган.12900
-
13 май 2022 - 11:56«...Солдатта булган диләр» Яңа Чишмәдә яшәүче, күптән түгел генә армиядән кайткан Георгий Флягин үзенең хезмәте турындагы тәэсирләре белән уртаклаша.17900
-
13 май 2022 - 10:3713 майда Яңа Чишмә балалары йөзү буенча ачык турнирда катнашканнар Балык Бистәсе районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган йөзү буенча ачык турнир булып узган («ЭкоДом» генераль директоры Айнур Ринат улы Шамиев призларына).7400
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклауМәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.5300
-
15 май 2022 - 05:15Анна Петровичева: «Мин кечкенәдән үк әрсез» 15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.10700
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.10000
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.8400
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8400
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».8400
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.8300
-
16 май 2022 - 15:43Бүген Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Виталий Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Виталий Петрович Макаров Яңа Чишмә районын торгызуга зур өлеш керткән. Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.7400
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.7400
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.7400
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.5300
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.3200
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.8400
© 2011 - 2022. Шешминская новь. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+