Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бар да бар иде

    Шим­бә көн­не үт­кән яр­мин­кә­дә шәх­си ху­җа­лык­лар һәм авыл ху­җа­лы­гы оеш­ма­ла­ры җи­теш­тер­гән күп төр­ле про­дук­ция са­тыл­ды. Бу көн­не иң үтем­ле то­вар: ит, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш бул­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Про­дук­ция бил­ге­лән­гән ва­кыт­тан ал­да­рак, ир­тән ир­түк са­ты­ла баш­ла­ды. Шәх­си ху­җа­лык­лар­дан ки­те­рел­гән 1010 кг сы­ер ите бе­лән 630 кг дуң­гыз ите (үтем­ле бә­я­дән) бик тиз са­ты­лып бет­те. Ит һәр­кем­гә дә җи­теш­мә­де, шун­лык­тан ха­лык со­ра­вы бу­ен­ча, шим­бә көн­не яр­мин­кә дә­вам ит­те­ре­лә­чәк. Яр­мин­кә­дә дуң­гыз мае, каз түш­кә­се са­тып алыр­га мөм­кин иде, эш­мә­кәр Фә­рит Кур­ма­ев­ның "Мяс­ная лав­ка" ки­бе­те та­вык ите­нең күп төр­лә­рен тәкъ­дим ит­те. КМС за­во­ды про­дук­ци­я­се­нә дә их­ты­яҗ зур бул­ды, ае­ру­ча ки­лог­рам­мы 150 сум­нан са­тыл­ган ак май үт­те, ә ме­нә бү­леп са­ты­ла тор­ган сөт­не, шәх­си ху­җа­лык­лар­дан алып кил­гә­нен дә әл­лә­ни алу­чы бул­ма­ды.

    Бал са­тып алу­чы­лар да аз иде, ха­лык кыш­ка за­пас туп­ла­ган кү­рәм­сең. Ба­лык, кол­ба­са, ик­мәк-кү­мәч, кон­ди­тер эш­лән­мә­лә­ре са­тып алыр­га көм­кин иде. Ал­ма, ви­ног­рад әй­бәт са­тыл­ды. Бер­ни­чә мәк­тәп үзе үс­тер­гән яшел­чә тәкъ­дим ит­те, при­лав­ка­лар­да ма­тур итеп би­зәл­гән иде. Кыйм­мәт бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, Баш­кортс­тан­нан ки­те­рел­гән бо­зау­лар (16-20 мең сум­лык), фер­мер Са­вель­ев ки­тер­гән дуң­гыз ба­ла­ла­ры (2 шәр мең сум­нан) үз ху­җа­ла­рын бик тиз тап­ты­лар. "Ар­хан­гельс­ко­е" КФХ" ҖЧҖ­дән бо­дай тө­яп кил­гән бе­рен­че ма­ши­на бик тиз бу­ша­ды (ки­лог­рам­мын 5 сум­нан), ан­нан соң "Та­тарс­тан" аг­ро­фир­ма­сы­ның Әдәм­сә бү­лек­чә­се, фер­мер Фәр­гать Вә­ли­ев - бо­дай, фер­мер Ни­ко­лай Ско­ков со­лы сат­ты­лар. Пресс­лан­ган пе­чән һәм са­лам са­тып алу­чы бул­ма­ды, ха­лык­ның бы­ел­гы­сы ел­га за­па­сы шак­тый ук хә­зер­лән­гән, кү­рәм­сең.

    Яңа­чиш­мә­ле­ләр­нең күп­че­ле­ге­нә һәм ра­йон ку­нак­ла­ры­на яр­мин­кә­дә сай­лап алу мөм­кин­ле­ге зур бул­ды, кай­нар шаш­лык, пеш­кән тәм-том­нар, кай­нар чәй яи­сә ко­фе дә бар иде. Бу көн­не 740 мең сум­лык то­вар са­тыл­ды, яр­мин­кә­дә 36 эш­мә­кәр кат­наш­ты.

    Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге ме­нә ди­гән кон­церт прог­рам­ма­сы хә­зер­лә­гән, алар ике сә­гать­тән ар­тык яңа­чиш­мә­ле­ләр­не үз­лә­ре­нең чы­гыш­ла­ры бе­лән сө­ен­дер­де­ләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: