Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бар кылган эше авылдашлары өчен

21 гыйнварда Горшково авылында яшәүче Носов Павел Михайловичка 91 яшь тулган.


Әлеге авыл халкы өчен Павел Михайлович иң күркәм, мәңге онытылмас кеше булып калырдыр, күп еллар үткәч тә аның турында риваятьләр сөйләрләр, хикәятләр язарлар әле, мөгаен. Ник дигәндә, туган авылында күп эшләр аның куллары белән башкарылган. Ә менә иң мөһиме – авылдашлары көн саен берничә тапкыр телгә ала торганы – бу авылга чаклы суүткәргеч сузып, һәр йортка кергән чишмә суы. Авыл халкы 30 елдан артык аннан файдалана һәм бу якташлары Павел дәдәй хезмәте булуын исләрендә тоталар. Хәтта аңа багышлап шигырьләр дә (рус телендә) иҗат итәләр. Павел Михайлович үзе шундый гаҗәеп матур авылда, сокланырлык яхшы кешеләр арасында туып үсүенә язмышына бик рәхмәтле. Авыл яшәсен һәм чәчәк атсын өчен бүгенге көнгәчә ул көченнән килгәнчә мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша.
Газета укучыларыбызның исләренә төшерәбез, бер ел элек без аның турында менә ниләр язган идек.
...Күп балалы гаиләдә Павел Носов кечкенәсе була, гаиләдә 8 абый һәм апалары тәрбияләнгән. Сугыш елларында, абыйлары фронтка киткәч, унөч яшьлек Павел үзенең яшьтәшләре белән кайда хезмәт көче кирәк булган, шунда эшләгән. Һәм шушы хезмәте өчен ул “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. 1948-1952 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Демобилизацияләнгәннән соң Куйбышев авиация техникумына укырга кергән һәм шул исемдәге заводта механик булып эшләгән. Кече ватанын яратуы аны үзенә тарта. Ул Әлмәткә кайта. Миннебай газ эшкәртү заводында аның карьера үсеше бик тиз алга бара: конструктордан баш механикка кадәр күтәрелә. Шушы вазыйфасында ул лаеклы ялга да чыга. Шул ук көнне автобуска билет ала һәм икенче көнне үк туган ягына – Горшковога кайтып китә. Тормышындагы бала чактагыча елга буенда яшәү хыялы чынга аша. Әлбәттә, елга буенда эшсез утырырга хыялланмый, ә авылны төзекләндерүдә үзенең планнарын тормышка ашырырга тели ул. Бер эшне төгәлләү белән Павел Михайлович озакка сузмыйча икенчесенә  алынган. Ә ял итүгә килгәндә, ул кулына китап яки карандаш тотып кына ял итә. Авыл китапханәсендә Павел Носов укымаган бер генә китап та калмаган. Ә үз авылының биографиясен карандаш белән үзе язган. Аның “Горшково авылы һәм кешеләре” дигән китабы дөнья күрә.
Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев