Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Башлыкларга – яңа автомобильләр

29 ав­густ­та, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы кө­не ал­дын­нан, Ка­зан­да рес­пуб­ли­ка­ның му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр ара­сын­да ел са­ен үт­кә­ре­лә тор­ган смотр-кон­курс лау­ре­ат­ла­ры­на 100 ав­то­мо­биль тап­шы­рыл­ган. Лау­ре­ат­лар ара­сын­да - икесе без­не­ке - Пет­ро­па­вел авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Свет­ла­на Дво­рец­кая һәм Акъ­яр авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Да­ни­яр Гай­нул­лин

Тан­та­на­лы бү­ләк­ләү ча­ра­сы ба­ры­шын­да ТР Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов бил­ге­ләп үткән­чә, рес­пуб­ли­ка­да ел са­ен му­ни­ци­паль бе­рәм­лек­ләр ара­сын­да үт­кә­рел­гән кон­курс лау­ре­ат­ла­ры нәкъ ме­нә Рес­пуб­ли­ка кө­не ал­дын­нан бү­ләк­лә­нә. Соң­гы 3 ел эчен­дә авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры­на 600 дән ар­тык ав­то­мо­биль­ тап­шы­рыл­ган ин­де. Ха­лык­ның һәм власть­ның ту­ры­дан-ту­ры ара­ла­шуы (кон­так­ты) нәкъ ме­нә авыл җир­лек­лә­рен­нән ба­шла­на да ин­де. Со­ци­аль әһә­ми­ят­кә ия бар­лык прог­рам­ма­лар (авыл клуб­ла­ры, ФАП-лар, юл­лар тө­зү) ха­лык­ның тор­мы­шын ях­шыр­ту­га юнәл­де­рел­гән һәм алар ал­га та­ба да дә­вам ит­те­ре­лә­чәк, дип ас­сы­зык­ла­ды ТР Пре­зи­ден­ты.

Рөс­тәм Миң­не­ха­нов җи­ңү­че­ләр­не яңа "Ни­ва" ав­то­мо­биль­ле бу­лу­ла­ры бе­лән кот­ла­ды һәм ки­лә­чәк­тә дә уңыш­лар те­лә­де.

Пет­ро­па­вел АҖ баш­лы­гы Свет­ла­на Дво­рец­кая бар­лык җир­лек баш­лы­к­ла­ры исе­мен­нән рәх­мәт сүз­лә­ре бел­де­реп чы­гыш яса­ды. Ул рес­пуб­ли­ка җи­тәк­че­ле­ге­нең яр­дә­ме һәм игъ­ти­ба­ры ар­ка­сын­да Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да да бар­лык прог­рам­ма­лар уңыш­лы хәл ите­лә, дип бил­ге­ләп үт­те.

Соң­гы ел­лар­да җир­лек баш­лык­ла­ры­на зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры­ның мат­ди-тех­ник ба­за­сы ту­лы­сын­ча яңар­тыл­ган, хез­мәт­кәр­ләр­гә тү­ләү ар­та, авыл җир­лек­лә­ре яңа ав­тот­ранс­порт­лар бе­лән тәэ­мин ите­лә, ягъ­ни эш­ләү өчен бар­лык шарт­лар бул­ды­рыл­а. Шун­дый игъ­ти­бар­ны то­еп без та­гы да нык­лап эш­ләр­гә һәм уңай нә­ти­җә­ләргә ге­нә ире­шер­гә те­ли­без, дип бил­ге­ләп үтте Свет­ла­на Дво­рец­кая.

Кот­лау­лар­дан соң тан­та­на­лы шарт­лар­да ав­то­ма­ши­на­ ач­кыч­ла­ры тап­шы­рыл­ды.

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X