Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бер-берсен кайгыртып яшиләр

Антонина Пермякова (хәзер Макарова) 1937 елның 23 февралендә Яңа Чишмәдә туган. Үзенең бала чагын ул болай дип искә ала:

-  Үземнең әтиемне  мин бөтенләй белмим. Кечкенә идем, 1941 елда аны фронтка алганнар, ә 45 тә ул кайткан һәм бер елдан соң үлгән. Ә менә 9 яшемдә абыем Кузьма мине үзе белән эшкә чакырды – сарыклар көтәргә. Минем яшьтәшләрем белән урамда уйныйсым килә иде, тик безнең ярлылык моңа юл куймады,  һәр җәйне мин кулыма чыбыркы тотып болында үткәрдем. Ә 15 яшемдә мине сыер савучы итеп алдылар. Тик анда да җиңел булмады. 15 сыердан торган төркемне саву гына түгел, ә Попов почмагында печәнне дә үзеңә әзерләргә кирәк иде, көзен исә үреп ясалган сыерлар абзарын, җылырак булсын өчен, балчык  белән сыладык. Бозаулар өчен, әлбәттә инде, өйчекләр бар иде, аларны, кыш көне җылы булсын өчен, ягып җылыта   идек, утынны да без, сыер савучылар, үзебез әзерләдек. Кышын сыерларны фонарь белән саудык, чөнки ут юк иде, көненә 3 тапкыр сава идек: иртә таңнан, төш вакытында һәм төнлә фермага йөрдек.
Михаил Макаров 1941 елның 17 ноябрендә Ширәмәт районының Кушниково авылында, әтисе фронтка киткәч нәкъ биш айдан соң туган. Үзенең әтисе турында белгән нәрсәләре менә шул гына, хәтта әнисе дә аның турында бернинди дә хәбәр алмаган.
Михаилның әнисе леспромхозда эшләгән, гаилә бай яшәмәгән, тик алар апасы Дуся белән ач та булмаганнар. Бәла дигәне Михаилга 9 яшь булгач килеп чыга: әнисе үлгәч, аны Ширәмәттәге балалар йортына билгелиләр. Мәктәп-интернатта укуны тәмамлагач, ул Чистайдагы һөнәрчелек училищесына китә. Һәм һәр ял көнне  җәяүләп бердәнбер туган кешесе – апасы Евдокия Козырева янына кайтып йөри, ул кияүгә чыккан була һәм Яңа Чишмәдә яшәгән.
- Аларга кайтканда, аякларым берни дә тоймый иде, Дуся  мине ашата, мунчада юынып чыккач, аның белән сөйләшеп утыра идек, балалары белән уйнап, төнне үткәреп, яңадан китә идем. Шундый ял көннәренең берсендә мин Антонинаны очраттым һәм монда калдым, - дип, үз хәтер-хатирәләре белән уртаклашты Михаил Александрович. - Мин хәзерләүләр конторасында эшләдем (терлекләрне Чистайга илттек), райпода йөк төяүче дә булдым. Районда нефтьчеләр “киң колач алгач“, аларда да эшләдем. Эш ошады, яхшы түли дә иделәр, тик минем махсус белемем юк, ә укырга соң иде: өйдә өч бала, аларны ашатырга  кирәк. Фермада терлек караучы булып эшли башладым. Мөмкинлек булганда, фермада эшләүче хатыныма булыштым, авырап китсә, аны алыштырдым. Аңа, әлбәттә, кыенга туры килде. Иртәнге савымнан соң балаларны уятып, киендерә, ашата, бакчага озата – бар эшне тиз башкарырга кирәк иде. Чөнки өйне дә җыештырасы , су ташыйсы, ашарга әзерлисе бар, ә төш җиткәч, кабат фермага, аннан соң балаларны өйгә алып кайтырга , киемнәр юарга...
- Без Бакча урамындагы үз  йортыбызда яшәдек, - дип сүгә кушылды Антонина Михайловна, - мич ягып, зур итеп икмәк пешерә идек. Ә мич янында юган керләрне киптереп, мичтән күмер алып үтүккә сала идем дә, балаларның киемнәрен үтүкли идем. Балалар чиста йөрсеннәр дип тырыштым.
- Синең төркемдә сыерлар һәрвакыт чиста булган, Михаил Александрович Лазарев синең төркемне һәрвакыт үрнәк итеп күрсәткән.
- Әйе, авыр булса да, тырышып эшләдем. Мин әлеге эштән өч тапкыр киттем, тик киткән саен мине кире эшкә кайтырга күндерделәр. Бездән соң  яңа сыер фермаларында һәм саву аппаратлары белән  эшләделәр. Балалар да үсте – өйдә ярдәмче дә булдылар. Тик минем дә, Михаилның да сәламәтлеге генә какшаган иде инде.
Ирле-хатынлы Макаровлар колхоздан төзекләндерелгән өч бүлмәле фатир ала. Алар анда бишәү күченә: үзләре, тормыш иптәше Татьяна, улы Андрей  белән уллары Сергей. Фатирда яшәсәләр дә, ике сыер, дуңгыз балалары, тавыклар тоталар, аларны бергәләп карыйлар. Балаларының үз торагы булып, күченгәч, Антонина түти бик озак күз яше түгә. Тик яшьләр  аларны ташламый. Алар анда кунак булып түгел, ә нинди дә булса эштә булышыр өчен бик еш  киләләр, гәрчә Татьянаның эше бик авыр һәм җаваплы булса да, ул “Ашыгыч ярдәм“ фельдшеры. 

Сергей һәм Татьянаның кызлары Марина тугач, әби-бабасы аны үстерешергә дә булыша. Бабасы аны сөеп туя алмый: “Ул бик ягымлы, кызык бала, ул өйгә килеп кергәч тә, шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Безнең  алты оныгыбыз, ә Марина минем өчен иң яратканы, - дип, үз хисләрен яшерми Михаил Александрович. Ә әбиләре өчен алар барысы да кадерле.
- Өлкән улыбыз Александр тормыш иптәше Оля белән Яр Чаллыда яшиләр, аларның балалары каникулларда гына кайттылар, кече кызыбыз Вера гаиләсе белән Яңа Чишмәдә яши. Аларның балалары бездә еш булды. Хәзер инде барысы да үсте, һәрберсенең үз эше, үз мәшәкате. Шулай да, Аллага шөкер, безне онытмыйлар.
Михаил ага  белән Антонина түти хәзер урамга сирәк чыгалар: икенче катта яшиләр, төшеп-менеп йөрүләр алар өчен елдан-ел авырая бара. Шуңа да күршеләрен, элекке хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнарын  алар көтеп алалар. Иң мөһиме, аларны онытмаулары.
Лариса ФЕДОРОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев