Бер очрашу – үзе бер гомер
5 июль көнне "Факел" лагерында ял итүче балалар "Сәмум" корабле диңгезчеләре белән очраштылар. Ерак Севастополь шәһәреннән очрашуга канатлы ракеталар батареясы командиры, лейтенант Дробышев Александр Владимирович, баш старшина, артиллерия батареясы технигы Табухов Анзор Асланбекович, "Мираж" корабле фельдшеры Пепеляев Константин Васильевич килгән иде. Очрашуны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Семеняк...
5 июль көнне "Факел" лагерында ял итүче балалар "Сәмум" корабле диңгезчеләре белән очраштылар.
Ерак Севастополь шәһәреннән очрашуга канатлы ракеталар батареясы командиры, лейтенант Дробышев Александр Владимирович, баш старшина, артиллерия батареясы технигы Табухов Анзор Асланбекович, "Мираж" корабле фельдшеры Пепеляев Константин Васильевич килгән иде. Очрашуны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Семеняк Валентина Николаевна ачып җибәрде. Ул балаларга мәртәбәле кунакларны тәкъдим итте, "Сәмум" кораблендә хезмәт иткән егетләребез - диңгезчеләр турында сөйләде. Аннан чара диңгезчеләр хөрмәтенә оештырылган видеоролик күрсәтү белән дәвам итте.
Балалар үтенече белән Абрамов Андрей белән Гордеев Александр хезмәттә булган иң кызыклы мизгелләрне сөйләделәр. "Ни өчен контракт буенча хезмәт итәргә калмадыгыз", дигән сорауга, диңгезчеләр: "Кайда туган, шунда ярап куйган", дип җавап бирделәр.
Малайлар һәм кызлар диңгезчеләргә гаҗәпләнеп карап тордылар, яннарына килеп матур ак формаларын, значокларын тотып карадылар, сораулар бирделәр, бергәләп истәлеккә фотога төшүләрен үтенделәр. Балалар бу очрашуга озак әзерләнделәр, кунакларга җырлы-биюле матур концерт күрсәттеләр. Әле бу гына да түгел: балалар диңгезчеләр белән спорт ярышларында көч сынашырга тәкъдим иттеләр, бу бик шәп чыкты. Диңгезчеләр бу тәкъдимне теләп кабул иттеләр, спорт формаларын киеп, кыю гына үз позицияләрен алдылар. Уен бик кызыклы барды, балалар уеннан зур канәгатьләнү алдылар, кунакларга җылы визитлары өчен рәхмәт белдерделәр.
Шул ук көнне диңгезчеләр Абрамов Андрей белән Гордеев Александр муниципаль район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов белән очраштылар (рәсемдә). Алар аңа ярдәм иткән өчен, җылы кабул иткәне, ай саен скайп аша туганнары белән аралашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерделәр. Вячеслав Михайлович егетләрнең киләчәккә планнары белән кызыксынды, егетләр аңа укуларын дәвам итәргә җыенуларын әйттеләр.
Кич Шахмай авылында диңгезчеләрнең әти-әниләре чишмә янында бәйрәм-пикник оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев