Берәү сатты, берәү алды…
Шимбә көнне үзәк сәүдә мәйданында яшелчә культуралары һәм бәрәңге сату буенча зур ярминкә булырга тиеш иде. Алдан уйланылганча, авыл халкы үзе үстергән уңышның артык калган өлешен сатарга килергә тиеш кебек иде, югыйсә. Әмма сәүдә рәтләре КМС заводының май-сөт продукцияләрен сатудан башланды, аннан соң Яңа Чишмә базарында даими сәүдә итүче эшмәкәр...
Шимбә көнне үзәк сәүдә мәйданында яшелчә культуралары һәм бәрәңге сату буенча зур ярминкә булырга тиеш иде. Алдан уйланылганча, авыл халкы үзе үстергән уңышның артык калган өлешен сатарга килергә тиеш кебек иде, югыйсә. Әмма сәүдә рәтләре КМС заводының май-сөт продукцияләрен сатудан башланды, аннан соң Яңа Чишмә базарында даими сәүдә итүче эшмәкәр кавын, карбыз һәм җиләк-җимешләр белән сату итте. Сәүдә рәтендә Чистай РайПОсыннан бәрәңге төяп килгән машина да бар иде (бәрәңге - 10, кишер -15, чөгендер, суган һәм кәбестә ише яшелчәләрнең бер килограммы 12 сумнан иде). Бәяләр, әйтергә кирәк, халык риза булырлык иде. Бераз кәбестә, суган, кишер саттылар, бәрәңге янына халык хәтта килеп тә карамады.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев