"Балалы гаиләләргә ай саен түләнә торган түләүләр турында"гы Федераль законга туры китереп 2018 елдан башлап беренче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән бәйле ай саен түләнә торган түләүләр (аннан соң - ай саен түләү) кертелә.
Ай саен түләнә торган түләүләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган (уллыкка-кызлыкка алган) хатын-кызлар хокуклы, һәм:
- аларның Россия Федерациясе гражданлыгы булуы;
- Россия Федерациясе территориясендә даими яшәве;
- гаиләнең уртача җан башына булган кереме 13713 сумнан артмавы (2017 елның икенче кварталы өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан артмаган) шарт булып тора.
2018 елда ай саен түләү күләме - 8490 сум (2017 елда 2 квартал өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән, балалар өчен яшәү минимумы күләме).
Шуңа игътибар итү кирәк, бала туган көннән алты айдан да соңга калмый ай саен түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә ай саен түләү бала туган көннән тормышка ашырылачак. Калган очракларда - аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән. Ай саен түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органына түбәндәге документларны тапшыру кирәк:
- бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) таныклыгы;
- гариза биргән айдан алда килүче 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматлар булган документлар;
- банкта ачылган счет реквизитлары.
Компенсация билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүченең үзе белән паспорты да булырга тиеш.
Гаиләдәге уртача җан башына булган керемне исәпләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алыначак:
- хезмәт эшчәнлегеннән булган керемнәр;
- студентларга, аспирантларга, ординаторларга, докторантларга, әзерлек бүлекләре тыңлаучыларына стипендия һәм башка төр түләүләр;
- социаль ярдәм күрсәтү чаралары сыйфатында бирелә торган пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр;
- пенсияләр, компенсация түләүләре;
- эшсезлек буенча пособие, эшсез гражданнарга матди ярдәм һәм башка төр түләүләр;
- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие, шулай ук йөклелекнең баштагы срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган пособие;
- һөнәри авыру һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча ай саен бирелә торган иминият түләүләре.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев