Бергәлектә көч
13 декабрьдә "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" район иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булып үтте. Анда районның 14 торак пунктыннан 43 делегат катнашты. Ел буена эшләнгән эшләр турында (җирле иҗтимагый оешма нәкъ менә бер ел эшли) аның рәисе Тамара Ворожеина сөйләде. Ул оешма эшчәнлегендә төп юнәлеш булып инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау,...
13 декабрьдә "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" район иҗтимагый оешмасының отчет-сайлау конференциясе булып үтте. Анда районның 14 торак пунктыннан 43 делегат катнашты.
Ел буена эшләнгән эшләр турында (җирле иҗтимагый оешма нәкъ менә бер ел эшли) аның рәисе Тамара Ворожеина сөйләде. Ул оешма эшчәнлегендә төп юнәлеш булып инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның башка гражданнар белән бер үк дәрәҗәгә ирешүләре, тормышның барлык өлкәләрендә катнашулары һ.б. тора, дип сөйләде. Хәзер инвалидлар компьютер серләренә бушлай өйрәнә, бассейнга йөри алалар, спорткомплекста сәламәтләндерү фитнесы буенча занятиеләр оештырылган, "Домострой" клубы үз эшен яңадан башлап җибәргән, анда инвалидлар тегү, бәйләү, әйберләрне һәм киемнәрне элекке хәленә кайтару эшләре белән шөгыльләнәләр. РМЙ фойесында әлеге клуб эшләре күргәзмәсе урнаштырылган иде. Күпчелек экспонатлар арасыннан Сания Идрисова чигешләре барысын да үзенә җәлеп итте. Сания Хафиз кызы контроль-ревизия комиссиясе рәисе булып тора, ул "Инвалидлар җәмгыяте" оешмасы бюджеты чыгымнары турында отчет тотты.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова инвалидларга социаль ярдәм турында сөйләде. Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Надежда Попкова район җитәкчелеге алга таба да инвалидларга ярдәм итәчәген билгеләп үтте, шулай ук катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Конференциядә "Инвалидлар җәмгыяте" район оешмасының яңа рәисе дә сайланды. Ул яңачишмәле Юрий Первушин.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев