Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бергәләшеп бәйрәм иттеләр

21 но­ябрь­дә Из­ге Чир­кәү­дә Ми­хай­лов кө­нен бил­ге­ләп үт­те­ләр. Бу көн­не Ка­зан епар­хи­я­се­нең Ар­хист­ра­тиг Ми­ха­ил хөр­мә­те­нә изгелән-дерелгән 20 мә­хәл­лә­се шу­шы бәй­рәм­не бил­ге­ләп үт­те, алар ара­сын­да Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә­ге Воз­не­се­ния чир­кә­ве дә бар. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Ми­хай­лов кө­нен - ха­лык те­лен­дә ул шу­лай дип ата­ла - бәй­рәм итү Ар­хан­гел Бис­тә­се­нең Воз­не­се­ния чир­кә­вен­дә баш­лан­ды, мон­да җир­ле ха­лык кы­на тү­гел, ә күр­ше авыл­лар­дан дин то­ту­чы­лар да, шу­лай ук ра­йон җи­тәк­че­ле­ге һәм Чис­тай­дан да ку­нак­лар кил­гән иде. Воз­не­се­ния чир­кә­вен­дә­ге өл­кән поп Ге­ор­гий ата­кай, Яңа Чиш­мә Тро­ицк чир­кә­вен­нән Петр ата­кай һәм Пет­ро­па­вел чир­кә­ве өл­кән по­пы Ми­тро­фан ата­кай бер­гә­ләп гый­ба­дәт кыл­ды­лар. Гый­ба­дәт кы­лу тә­мам­лан­гач, чир­кәү­гә кил­гән ку­нак­лар­га һәм мә­хәл­лә хал­кы­на Ге­ор­гий ата­кай чы­гы­шы бе­лән мө­рә­җә­гать ит­те, ул ба­ры­сын да бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды, ке­ше­нең ру­хи кыйм­мәт­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­де һәм сүз­не ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов­ка бир­де. Ра­йон баш­лы­гы да кот­лау­лар­га ку­шыл­ды, чир­кәү эчен­дә­ге үз­гә­реш­ләр­не кү­реп, тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты һәм Ге­ор­гий ата­кай­га 50 мең сум­га сер­ти­фи­кат тап­шыр­ды. Ев­ге­ний Алек­санд­ро­вич Бе­лог­ла­зов ку­нак­лар­га чир­кәү та­ри­хы ту­рын­да сөй­лә­де. Ул авыл хал­кы өчен бу ел­ның әһә­ми­ят­ле бу­луы, Воз­не­се­ния чир­кә­ве­нә ни­гез са­лу­га 135 ел һәм яңа­дан тор­гы­зы­лу­ы­на 15 ел ту­луы ту­рын­да ис­кә алып уз­ды. «Архангельское» КФХ җитәкчесе Е.А. Бе­лог­ла­зов бу бәй­рәм­не авыл­да­гы дин то­ту­чы­лар гы­на тү­гел, ә уку­чы­лар да бил­ге­ләп үтүе - 21 но­ябрь Ар­хан­гел ур­та мәк­тә­бен­дә ял кө­не дип игъ­лан ите­лү­ен әйтеп үт­те. Ар­хан­гел авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ни­на Сер­дюк һәм Ле­ни­но АҖ баш­лы­гы Вик­тор Ве­ре­тен­ни­ков ба­ры­сын да бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар. Бәй­рәм ашы мәк­тәп аш­ха­нә­сен­дә үт­те.

Рәсемдә: В.Козлов, Е. Белоглазов, Петр, Георгий һәм Митрофан атакайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X