Казанга "Әниләргә чәчәк бәйләме" бәйрәменә Зирекле лицеенда биология һәм география укытучы Фәридә Вәгыйзова әнисе белән бергә барачак. Әнисе Явгар Нәсибулла кызы биш бала тәрбияләп үстергән, Фәридәнең исә үзенең өч баласы.
Кыз чагында ук Фәридә ишле гаилә турында хыяллана. Чөнки балалары күп булган гаилә аларныкы кебек дус, тату, бердәм була. Әтиләре механизатор, аннан баш механик булып эшли, әниләре 24 ел сыер сава - гомере буена алдынгылыкны бирми. Икесе дә, бигрәк тә әниләре, иртән иртүк торалар. Кайчакларда балалар аларны көнозын күрми торалар, шулай да әтиләре аларны иртән мәктәпкә барырга уятканда, мич ягып уздырылган, җылы ботка яки аш әзер, мәктәптән кайткан җирләренә әниләре төшке аш әзерләгән, пироглары пешкән була. - Ничек барысына өлгерә алгандыр? - дип гаҗәпләнә Фәридә.
Һәр кичне тату гаилә кичке ашка өстәл янына җыела. Балалар әти-әниләренә мәктәптәге яңалыклар турында сөйлиләр, гаилә хәлләре турында гәпләшәләр. Балалар фикеренә дә колак салалар. Әниләре балаларын әтиләрен хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерә, гаиләдә соңгы сүзне әти кеше әйтә.
Һәр баланың өйдә үз эше билгеләнә, алар бер-берсенә ярдәм итешеп, үзләренә билгеләнгән эшләрне авырсынмый башкаралар.
- Без әнине сөендерергә теләп, кушкан эшне әйбәтрәк башкарырга тырыша идек. Безгә кычкырганнарын ишеткәнәбез булмады. Безнең гамәлебезне хупламавын аңлау өчен әниебезнең бер карашы җитә торган иде. Ә әти бер мәртәбә бармагы белән өстәлгә шакыса, тизрәк гаебебезне төзәтергә ашыктык,- ди Фәридә.
Әти-әниләре бик кунакчыл хуҗалар була. Икесе дә күп балалы гаиләдән, ике як туганнарын да бик яратып кабул итәләр. Үз балаларын да дус-тату, бер-берсен кайгыртып, олыларга хөрмәт күрсәтеп яшәргә өйрәтәләр.
Фәридә 22 ел бик бәхетле тормышта, туып-үскән нигезе-ата-анасы йортындагы барлык гореф-гадәтләрне үз гаиләсенә дә кертә. Тормыш иптәше Габдрәшит хәтта характеры белән дә әтисенә ошаган. Өлкән кызлары Ләйсән белән Диләрә мөстәкыйль һәм дус булып үсәләр. Әниләре эштә тоткарланса, аш бүлмәсендә, дә, сарайда да алар хуҗа. Ләйсән быел ветеринария институтын тәмамлый, Диләрәнең исә мәктәптә соңгы елы, 4 яшьлек энесе Әнвәр турында кайгырту да күбрәк аның җилкәсенә төшә - балалар бакчасыннан да аны ул ала.
Кунакларга булган җылы караш, мөнәсәбәт алар өендә дә яшәп килә. Үзенең һәм иренең ир туганнары, кыз туганнары, әтисе һәм әнисе, кайнанасы, барлык туганнары Фәридә өчен - ныклы терәк һәм ышанычлы тыл. Үзара ярдәмләшеп яшәү гаиләнең төп гаилә принципларының берсе булып тора.
- Кеше яраткан гаиләсендә һәм яраткан эшендә бәхетле, боларның барысы да миндә бар. Мин инде үзем дә өлкән яшьтә булуга да карамастан, әнием белән булган рухи элемтә элекке күк нык. Мин аның белән һәрдаим киңәшләшеп, яңалыклар белән уртаклашып яшим. Ул да, әтиебез дә - безнең тормыш маягы. Безнең балаларыбыз да бу яктан безгә охшап үсәрләр, яшәрләр дип өметләнәбез.
Ольга ИВАНОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев