Без хөкем итмибез, ә ярдәм итәргә телибез
Балигъ булмаганнар эше буенча 7 августта булып үткән комиссия утырышы "Без - адвокатлар, ә судья түгел" дип аталган девиз астында үтте. Ә моңа балигъ булмаган тәртип бозучы баланың әнисе әйткән "тикшермәгез (хөкем итмәгез), үзегезне дә тикшермәсләр" дигән сүзләре этәрде. Менә шулай, ярдәм итү теләге шәхси тормышка кысылу буларак килеп чыга,...
Балигъ булмаганнар эше буенча 7 августта булып үткән комиссия утырышы "Без - адвокатлар, ә судья түгел" дип аталган девиз астында үтте. Ә моңа балигъ булмаган тәртип бозучы баланың әнисе әйткән "тикшермәгез (хөкем итмәгез), үзегезне дә тикшермәсләр" дигән сүзләре этәрде. Менә шулай, ярдәм итү теләге шәхси тормышка кысылу буларак килеп чыга, күрәсең.
Лариса ФЕДОРОВА
15 яшьлек Алешаны 26 июльдә төнлә башка егетләр белән бергә "Пятерочка+" кибете тирәсендә очраталар. Әлеге очрак буенча беркетмә төзиләр һәм материалларны КДН-га тапшыралар. Ана кеше утырышка үзе генә килгән, улын Яр Чаллыда ял итә, дип аңлатты. Балигъ булмаганнарга төнге 23.00 сәгатьтән соң өлкәннәр озатуыннан башка урамда йөрү тыела торган закон барлыгын әнисенең исенә төшергәннән соң, комиссия әгъзалары Алеша кайткач эшне яңадан карарга булдылар.
Рафаэльгә 14 яшь, ә аңа инде скутер да сатып алганнар һәм ул район үзәге урамнары буйлап бер хәсрәтсез җилдерә бирә.
- Ни өчен? - дип сорыйлар малайның әнисеннән. - Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 16 яшькә кадәр мотоцикл белән идарә итү тыелганын сез бит беләсез. "Эләктерделәр, хәзер инде белербез", - диде. Әгәр дә тотмаган булсалар?! Полицейскийларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны тоткарлаганда җитди чаралар кабул итәргә туры киләчәк бит. Билгеләнгән 500 сум штраф әни кешене бераз аптырашта калдырды: "Беренче тапкыр эләккәндә кисәтү генә булачак дигәннәр иде бит миңа", - диде. Димәк, ул "полиция туктатканчы йөре, улым" дигән булгандыр инде. Аның бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыруы турында уйламыйлар шул. Яшүсмер малайга исә: "Моннан сабак алдыңмы инде хәзер", дигән сорауга, ул бик ышанычлы итеп җавап бирде.
Балигъ яшьтә булмаган Аня белән Таня Яңа Чишмә гимназиясенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң кая да булса укырга керү яисә эшләү турында хыялланып та карамыйлар. Баланың ялкаулыгы - бу ата-ана проблемасы, ә менә сукбайлыкта (зимагурлыкта) йөрү - бусы инде җәмгыять проблемасы. Кызлар башта кич белән генә, ә аннары төне буе урамда йөргәннәр. Бервакыт өйләренә кунарга да кайтмаганнар - икесенең дә әниләре кызларының юклыгын икенче көнне генә күрәләр, 10 көн буена аларны полицейскийлар белән берлектә танышларыннан эзлиләр. Кызлар көтмәгәндә кайтып керәләр, ә 3 көннән соң кабат югалалар. Һәм тагын берничә көн күренмиләр. Бары Аня гына үзенең "дуслары" аркылы әнисенә "сәлам" әйтеп җибәрә. Кара янган урыннарын ("сәлам"нең калдыклары) халыкка күрсәтергә теләмичәме, әллә инде чыннан да Аняның язмышын хәл итәргә киткәнме, әмма утырышка ул кызы белән килмәде.
Таняның әнисе дә кызы белән уртак тел таба алмый икән, бу хакта ул комиссиягә ачыктан-ачык итеп сөйләде. Ничек кенә булмасын, бала өчен җаваплылык тотудан аны беркем дә азат итми, аңа бер атна эчендә кайда укырга керәсен белеп, шуны раслаучы белешмә китерергә куштылар. Кызларның икесен дә ПДН га исәпкә куйдылар.
Бер яшьлек кызның әнисе кабат бала көтә, ир бала икән (әни кеше әйтүенчә). Ә ире әлеге вакытта суд тикшерүендә, аны төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Яшь ана һәм балаларының иминлеге турында кайгыртуны "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре үз өсләренә алган. Күптән түгел Татьяна, сабыен бабасы һәм кечкенә сеңелесе тәрбиясендә калдырып, бераз кәефләнеп алган, аның хәлендә бу бер дә килешми. Татьяна белән сөйләшкәч, берничә вариант тәкъдим ителде, ә хәлне җиңеләйтү юллары юк түгел, каенанасы күрше районга үзе янына яшәргә чакыра икән. Тик ул ирекле рәвештә яшәүне яхшырак күрә һәм киңәшләрдән баш тартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев