Без – имин хәрәкәт яклы
7 ноябрьдә Чирмешән РЭЭБ бинасында ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Р.Н. Миңнеханов гражданнарны кабул иттте. Рифкат Нургали улына Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары кешеләре сорау-үтенечләр һәм киңәшләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңачишмәлеләрне, нигездә, район юлларындагы хәлләр борчый. Ике ЮХИДИ хезмәткәре генә 454 чакрым юлны карап бетерә - хәрәкәт иминлеген тәэмин итеп...
7 ноябрьдә Чирмешән РЭЭБ бинасында ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Р.Н. Миңнеханов гражданнарны кабул иттте.
Рифкат Нургали улына Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары кешеләре сорау-үтенечләр һәм киңәшләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Яңачишмәлеләрне, нигездә, район юлларындагы хәлләр борчый. Ике ЮХИДИ хезмәткәре генә 454 чакрым юлны карап бетерә - хәрәкәт иминлеген тәэмин итеп өлгерә алмый. "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе Лариса Федорова Рифкат Миңнехановка: "Өстәмә штат биреп яки мөһим участокларда видеофиксация камерасы урнаштырып булмыймы?" - дип мөрәҗәгать итте. Юл хәрәкәте иминлегенең баш инспекторы район халкының юл куркынычсызлыгына кагылышлы проблемаларын игътибар белән тыңлады, әлеге штатны арттыру мөмкинлеге булмауны әйтте, шулай да башка районнардан безнең районга ЮХИДИ хезмәткәрләреннән күчмә рейдлар оештыруны вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев