Безнең бурыч – сезгә эш табу
2011 елда Мәшгульлек үзәгенә эш белән тәэмин итүдә ярдәм итүче масштаблы программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек булды. Луиза ИСХАКОВА, Мәшгульлек үзәге директоры
Бүгенгесе көндә Мәшгульлек үзәгенә эш эзләп яисә консультация сорап 1350 кеше мөрәҗәгать итте, бу узган елның шул ук чорына карата 35%ка кимрәк. Эшкә урнашырга теләк белдергән 750 кеше исәпкә алынды, бу 2010 ел белән чагыштырганда 41%ка диярлек азрак. Исәпкә куелган (мәшгуль булмаган гражданнар) гражданнарның 3,6% - 27 кеше - эштән кыскартылу яисә предприятие бетерелү белән бәйле рәвештә азат ителгән. Мәшгульлек үзәге булышлыгы белән 570 кеше эшкә урнаштырылды. Эшсез калган кешеләр якынча өч ай ярым вакыт эчендә эшкә урнаштырыла. Җәмәгать эшләренә 76 кеше, вакытлыча эшләргә - 21 зуррак яшьтәге һәм 133 балигъ булмаган яшьләр эшкә урнаштырылды. Шулай ук эшсез 4 кеше вакытлыча эшкә урнаштырылды, болар башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар - беренче тапкыр эш эзләүчеләр.
2011 елда үзмәшгульлек программасы буенча 82 эшмәкәр теркәлде һәм 119 өстәмә эш урыны булдырылган. Өч елда эшсез калган 595 кеше үз эшен ачты, алар 269 өстәмә эш урыны булдырдылар. Шушы программа буенча бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 52 млн. сум тирәсе тәшкил итә. Программа аркасында районда ит һәм сөт продуктлары җитештерү, яшелчәләр үстерү, автомобильләр ремонтлау, пассажирлар йөртү, пиломатериаллар, пластик тәрәзәләр һәм төзелеш материаллары җитештерү, макулатура җыю буенча эшчәнлек, ясалма орлыкландыру пунктлары булдыру, ваклап сату итүнең төрле төрләре оештырылды, чәчтарашлар ачылды. Киң ассортименттагы колбаса цехы, стена блоклары һәм тротуар өчен плитәләр әзерләү цехы, металл эретү буенча металл кою цехы (20 эш урынлы) сафка бастырылды. Якын араларда токарь остаханәсе ачылачак, металл кою цехының продукциясе аның чималы булачак.
Эшкә урнашу теләге белән районнан читтә яшәүче 3 кеше мөрәҗәгать итте, 1 кеше эшкә урнаштырылды. 2011 елда эшсез калган 35 кеше һөнәри уку узды. Тәрбиягә авыр бирелүче бер яшүсмер Чистайдагы РОСТО да укып кайтты, хәрби хезмәт үтеп кайткан 6 егет Аксубайдагы РОСТОда квалификацияләрен күтәрделәр. 3 яшькәчә кадәрле балалары булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы 15 хатын-кыз ЭВМ операторы һөнәрен алды. Эштән азат ителү куркынычы янаган 15 кеше тракторчы һөнәренә укытылды. Югары, урта һәм башлангыч - һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлаучы 9 кеше стажировка узды. "Беренче эш урыны" программасы буенча өч эшсез кеше эшкә урнаштырылды.
Махсус эш урыннары булдыру буенча программаны тормышка ашыру кысаларында эш белән мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру өчен, инвалид балаларын тәрбияләүче һәм күп балалы ата-аналарга эш урыннары булдыру өчен "балта остасы" һөнәре буенча инвалид кешене эшкә урнаштыру өчен 1 эш урыны, "бухгалтер", "слесарь" һәм "балта остасы" һөнәрләре буенча күп балалы ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен өстәмә 3 эш урыны булдырылды.
Мәшгульлек үзәгенә эш бирүчеләрдән 568 вакансия керде. 2011 елның 1 гыйнварына ирекле эш урыннары саны 26 берәмлек тәшкил итте, бу 2010 елга караганда 2,3 тапкырга күбрәк. Тик, шулай да, җенесе, һөнәри әзерлеге, квалификациясе, хезмәткә түләү шартлары һ.б. буенча сорау һәм эшче көчләр тәкъдим итү арасында тәңгәл килмәүчәнлек саклана. Хезмәт базарында иң күп соралган эшче профессияләр түбәндәгеләр: ветеринария табиблары, зоотехниклар, терлекчеләр, сыер савучылар. Шулай ук районга пешекчеләр, тегүчеләр, табиблар кирәк. Бер вакансиягә шартлы рәвештә эшсез калучы 4 кеше дәгъва кыла (2010 елның 1 гыйнварына бу сан 16га тигез иде), 1 "хатын-кыз вакансиясенә" - 6 эшсез хатын-кыз, хезмәткәр вакансиясенә - элек хезмәткәр яки ИТР вазыйфасында эшләгән 6 кеше (эшсез) дәгъва кыла.
Мәшгульлек үзәге клиентларының күпчелеген аз якланган категориягә кертергә мөмкин. Эшсез калучыларның гомуми саныннан 26сы инвалидлар (3,5%). Барысының да тернәкләндерү (реабилитация) картасында чикләүләр бар, бу исә алар өчен туры килгән эшне сайлауда кыенлык тудыра. Эшсезләрнең 70%ын хатын-кызлар тәшкил итә, аларның яртысыннан артыграгының балигъ булмаган балалары бар, пенсиягә чыгу яше җитүчеләр (пенсиягә чыгарга 2 ел калучы) - 9%, предприятие бетерелү яисә кыскартуга эләгү белән бәйле эштән азат ителүчеләр - 26% (2010 елда - 30%).
Эшсезләрнең 25%ы - югары, 33% - урта һөнәри, 13% - башлангыч һөнәри, 29% - урта гомуми белемле.
Әгәр дә сез эш эзлисез, квалификациягезне күтәрергә, яңа һөнәр алырга телисез икән - Яңа Чишмә районындагы Мәшгульлек үзәгенә килегез. Монда сезгә һәрчак ярдәм итәчәкләр. Безнең бурыч - сезгә эш табу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев