Быел Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел тулды. Шул уңайдан Зирекле авылында яшәүче безнең энебез Хөснелгатин Мансур Гамир улы да Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Без, 5 апасы, кешелекле, ярдәмчел, киң күңелле шундый энебез булуы белән горурланабыз. Кем әйтмешли, дан казануын, шулай хөрмәтләүләрен бергә үскән дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары укысыннар, белсеннәр әле, чөнки безнең энебез бу хөрмәткә лаек кеше.
Мансур армия хезмәтен Германиядә үтте, әти-әнигә даими рәвештә рәхмәт хатлары килеп торды. Хезмәтен тутырып кайткач, абыйсы Гомәр, җизнәсе Солтан (Татнефтьнең мактаулы нефтьчесе) эшләгән Ямашнефть идарәсенә эшкә урнашты. Кая гына эшләсә дә, тырышлыгы, максатчанлыгы белән аерылып тора ул. Бу дөньяда нык, төпле адымнар белән, тормыш буразналарыннан туры атлап бару бер дә җиңелләрдән түгел бит. Энебез, әти-әни киңәшен тотып, тормышын төп нигездә корды. Яраткан киленебез Әлфия белән кулга-кул тотынышып, матур гомер итәләр, күпләр сокланырлык итеп яшиләр. Мансур эшендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти.
Бүгенгесе көндә аларның балалары да нефть тармагында хезмәт куялар. Уллары Фәнил Уфа нефть институтын тәмамлады. Татнефть "Ремсервис" оешмасында бораулаучы булып эшли. Кызлары Алия КАИ да укый, Татнефть УРС да технолог булып эшли.
Тормышта үз юлыңны табу, хезмәт урыныңда абруй, дан казану, якыннарыңны сөендереп яшәү чиксез зур бәхет бит ул. Шатлыкта да, кайгыда да кеше туганына килеп сыена. Авыр вакытларыбызда аның булышырга әзер торуына сокланабыз без.
Язмыш безгә шундый туган биргән,
Бер кан, бер җан гүя барыбыз.
Тормыш юлында да бергә бара
Салып үткән сукмак
эзебез.
Мансур энебез, сиңа алдагы тормышыңда да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, тигез матур гомер телибез. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Без синең киләчәктә дә бүгенгедәй матур, исән-имин яшәвеңне телибез.
Апалары Саимә,
Исламия, Әминә,
Мәдинә, Зәйтүнә
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев