29 ноябрьдә Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында Әдәмсә мәктәбе укытучысы Лилия Борисова 11 финалчы арасында икенче урын алып, "Көмеш Нечкәбил" исеменә (титул) лаек булган.
15 сентябрьдә үткән финал һәм ярымфиналда "Нечкәбил" оештыру комитеты тарафыннан үткәрелгән Интернет-тавыш бирүләрдә ул беренче урын алган. Финалда конкурста катнашучылар арасында профессионал-хореографлар да, режиссерлар да һәм артистлар да булган. Алар белән көч сынашу, әлбәттә, җиңелләрдән булмагандыр, шулай да Лилия чигенергә җыенмаган. Бу очракта һөнәре дә (ул укытучы) зур роль уйнагандыр, ул барысының да күңел түренә үтеп кереп, бик яхшы чыгыш ясаган. Аның "Эчкерсез Нечкәбил" номинациясенә керүе юкка гына түгел шул. Чыннан да, ул бик тырыш һәм укучыларының яраткан укытучысы да, ә гаиләдә - яраткан әни һәм тормыш иптәше.
Безнең районнан кызлар бию төркеме дә Лилиянең чыгышын бизәгән. Сәхнәдә, гаиләсеннән тыш, кызларына һәм киленнәренә - әти-әниләре, ә залда хезмәттәшләре, туганнары һәм авылдашлары көч биреп торган.
"Без Лилиянең җиңәсенә ышандык,- диләр алар. "Лилия, булдырдың. Син - безнең горурлыгыбыз!"
Лидия Шакирова,
Әдәмсә авылы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев