Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Бәхетенә сөенеп яши

Хатын-кыз өчен иң зур бәхет - балаларын бәхетле итеп күрүдә. Елена Васильевна Милютинаны һич икеләнүсез бәхетле ана дип әйтергә була: аның балалары бар да исән-сау, укыганнар, эшлиләр, гаилә корганнар, үз балаларын тәрбиялиләр, ә кайберләренең инде оныклары да бар. Елена Васильевна һәм Петр Спиридонович Милютиннар инде 50 елдан артык бергә гомер...

Хатын-кыз өчен иң зур бәхет - балаларын бәхетле итеп күрүдә. Елена Васильевна Милютинаны һич икеләнүсез бәхетле ана дип әйтергә була: аның балалары бар да исән-сау, укыганнар, эшлиләр, гаилә корганнар, үз балаларын тәрбиялиләр, ә кайберләренең инде оныклары да бар.
Елена Васильевна һәм Петр Спиридонович Милютиннар инде 50 елдан артык бергә гомер итәләр. Хәзер иркен өйләрендә икәү генә яшәп яталар, гомер узганы сизелми дә, әле кайчан гына балалар шау-шуыннан, гармун тавышыннан (Нина белән Валя уйнарга өйрәнгән) өй гөрләп тора иде, диләр алар.
-Бакчада бергәләп эшләве ничек күңелле иде, - ди Елена Васильевна. -Бар эшне дә тиз арада төгәлләп, барыбыз бергә чәй табыны янына тезелешеп утыра идек. Фермада эшләдем, буш вакытым аз булса да, балаларны тәмле ризыклар белән сыйларга ярата идем. Кызларым үскәч, үзләре дә тәмле итеп пешерергә өйрәнде. Кызлар өйдәге эшләрдә булышса, малайлар ишегалдындагы бар эшне дә белеп башкардылар. Әтиебез совхоз кырларында тракторда, комбайнда эшләде - өйгә кайтып та кермәде диярлек. Хезмәт сөюче Милютиннар ишегалды бүген дә буш түгел: кош-корт, вак терлек тоталар, яшелчә бакчаларын да карап торалар, әби әле балалары һәм оныкларына оекбашлар да бәйли, ә бабай исә аяз көннәрдә балыкка баргалый. Аларның 14 оныклары һәм әлегә өч оныкчыклары.
-Ходайга шөкер, балаларыбыз тормышта үз урыннарын тапты, ә менә оныклар әле олы тормыш юлына чыгарга гына торалар: дүрт оныгыбыз Казанда укый - алар спортчылар, Ваня армия хезмәтендә, шалтыратып, барысы да яхшы дисә дә, күңел тыныч түгел, әллә нәрсә, дөньясы буталды бит, - дип борчыла Елена Васильевна. -Тагын сугыш күрергә язмасын инде: оныкларыбыз тыныч тормышта яшәсен, эшләсеннәр, балалар үстерсеннәр, бер сүз белән әйткәндә, алар да безнең күк бәхетле булсыннар. Баласы булган кеше чын бәхетнең ни икәнлеген белә.
Милютиннарның балалары дөрес тәрбия алган, тәртиплеләр. Валентина, Николай, Александр һәм Мария Екатерина Бистәсендә әти-әниләреннән ерак тормыйлар, алар өчен бәхет - бу һәр көнне әти- әниеңне күрү һәм ишетү, аларга булышу, эштәге уңышлар, гаиләләрендәге мул тормышлары белән сөендерүдә, диләр алар. -Нина Нижневартовскида, Сергей Әлмәттә яши, әмма алар бик еш шалтыратып торалар, кунакка кайталар. Алар өчен күңелем тыныч, аларның барысы да яхшы, балалары да тәртипле, безгә кайтып йөриләр, бәйрәмнәр белән һәрвакыт котлап торалар. Андый көннәрдә телефон бер дә тынып тормый - барысы да котлый, чөнки безгә алардан да якын һәм кадерлерәк бер ни юклыгын беләләр алар. Хәзер Милютиннар гаиләсе өчен бәйрәмнәрдә бер генә түгел, ә өч өстәл куясы, чөнки алар өч тапкырга арткан.
Күптән түгел кызлары Валентина юбилеен билгеләп үткән. Өлкән апаларын котларга барысы да килгән, ә әти-әниләре мул итеп әзерләнгән табынның иң түреннән урын алган, алар гомер бәйрәмендә иң кадерле кунак булганнар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X