- Иртәдән үк телефон тавышы тынмады, -дип сөйли ул, - Санкт-Петербургта, Казанда, Әлмәттә яшәүче балалар һәм оныклар шалтыратып, исәнлек-саулык теләделәр. Калганы барысы да минем бар. Авыл Советы башкарма комитетыннан килделәр, бүләк алып килгәннәр. Авылдашларым да бу көнне күп игътибар күрсәтте.
Ефросинья Петровна гомер буе үзенең туган авылында - Черемухово Бистәсендә яши, өйне дә ике тапкыр гына алыштырган: беренчесендә - кияүгә чыкканда, ә икенче тапкыр - гаилә ишәя башлагач, өйне зурракка алыштыралар. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, ул "Ветераннарга торак" программасы буенча үзенең торак шартларын яхшыртырга ниятләмәгән.
- Мин моннан беркая да китмим. Монда бар нәрсә дә миңа якын, стеналары да безнең зур, тату гаилә турында искәреп тора. Ә яңа өйдә миңа күңелсез булачак, - ди Ефросинья Петровна. Әмма балалары Казанда аның өчен торак алып куйганнар.
- Менә бу өстәл артында балалар дәресләрен әзерләделәр, яхшы укыдылар, ә менә монда без кызларым белән үзләренә киемнәр тектек, мин аларны бәйләргә дә өйрәттем - күпме оекбаш һәм бияләй бәйләдек без, исәбе-хисабы юк. Ә монда инде мәрхүм ирем Алексей Иванович радио, телефоннар, магнитофоннар төзәтте, ул оста куллы кеше иде, бар эшне дә белә иде, менә бу түгәрәк мичне ул салды, минем өем газ белән җылытыла, ә мич үткәннәр турында истәлек булып тора. Ул сугыштан кайтуга ук без аның белән өйләнештек, бар нәрсәне нульдән башладык, тик ярлы яшәмәдек, киресенчә, күп эшләп, үзебезне һәм балаларыбызны кирәкле бар әйбер белән тәэмин итә алдык.
- Әтиебез бик әйбәт кеше иде. Ул тарихны бик яратты, күп укый иде, үзен әти дип түгел, тятя дип атарга куша иде. Мин нинди папа булыйм, безнең папа бер генә - ул Рим папасы, дип шаярта иде ул, - дип сөйли Әлмәттән әнисен күрергә кайткан кызы Зоя - 70 не узгач, тятя вафат булды. Ул абыебыз Александрның вакытсыз вафат булу кайгысын күтәрә, төпчек малаен югалту белән килешә алмады, - ди.
Ефросинья Петровна да шуннан бирле еш авырый башлый.
- Үземне белгәннән бирле мин туганнарым арасында булдым, - дип сөйли безнең юбилярша, - әти-әни йортында да тынычлык-татулык хөкем сөрде, заманына күрә тормышыбыз бөтен булды, бакча тоттык, терлек асрадык, алабутасын-кычытканын да ашадык. Ирем белән дә матур яшәдек, җиде бала тәрбияләп үстердек.Мин үземне бәхетле хатын-кыз, бәхетле әни дип саныйм. Шулай да, юл кебек, тормышның да үз борылмалары, югалтулары була икән. Бик зур кайгы килде, тик тормыш дәва итә. Менә кызым Зоя мине терелтмәкче була - зарядка ясарга, йөреп керергә, хәлдән килгәнчә эшләргә мәҗбүр итә. Мин тырышам инде. Үзем туып үскән Пигалиновка урамына барам. Ходай миңа гомер биргән икән, аны үз аягыңда, акылыңда үткәрү кирәк.
Ефросинья Петровнага ихлас күңелдән киләсе юбилеена чаклы шулай күтәренке кәеф белән яшәвен телибез.
Нет комментариев